Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубай укучыларын кайчандыр әниләре һәм әбиләре уйнаган уеннарга өйрәттеләр

Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә катнашучылар өчен китапханә мәйданчыклары аеруча кызыклы булды.

Скверга керү юлында катнашучыларның игътибарын «Күңелле ниятләр кыры» җәлеп итте.

Биредә милли, гаилә, ишегалды уеннары турында мәгълүмат тупланган «Халык энҗеләре» китап-журнал күргәзмәсе урнашкан иде. Хәзерге балалар гадәттә әниләре, әбиләре кебек скакалкада сикерү һәм башка классик уенннар уйнамыйлар. Китапханәчеләр һәм мәдәният волонтерлары балалар белән шундый уеннар үткәрделәр. Мәйданчыкта балаларның шат авазлары яңгырап торды, балалар дәрт белән сикерделәр, җитезлектә ярыштылар.

«Пазллар һәм буяулар дөньясында», «Күңелле чуалышлар», «Яз. Китап. Мин!» мәйданчыклары уңышлы эшләде. Бу көн балалар күңелендә озак истә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев