Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ике сәгатьтә – “Җир тирәли сәяхәт“
Аксубай халкы бистә үзәгендә як-якларына карап, әле бер, әле икенче якка йөгергән үсмерләр һәм яшьләр төркемен гаҗәпләнеп күзәттеләр. Алар аерым урыннарда туктап калып, шау-гөр килеп нәрсәгәдер ачыклык керттеләр, көлештеләр. Диләрә Сәлихова җитәкчелегендәге Аксубай китапханәсенең инициатив төркеме тарафыннан оештырылган квест-уен менә шул була инде. Аксубай китапханәсе укучылары һәм аның кунакларыннан торган...
-
Шарм-дискотека
Аксубай үзәк паркы актив ял һәм күңел ачу урынына әверелде. Җәйге каникуллар тәмамлануга ике атна вакыт калды. Һәм бу вакытны балалар рәхәтләнеп һәм бик күп сөенечләр алып үткәрсеннәр өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре һава шарлары бәйрәме оештырдылар. Паркка кечкенә сабыйлары белән яшь әниләр, оныклары белән әбиләр килде, яшүсмерләр дә читләтеп...
-
Агитбригадалар кырга чыкты
Игенчеләргә халык аерым ихтирам белән карый. Хезмәт кешеләре һәрвакытта да хөрмәткә лаек булдылар һәм шулай булып калачак та. Чәчү һәм урып-җыю вакытлары - авыл халкына хас зур билгеләнешкә ия вакыйга. Мәдәният хезмәткәрләреннән торган агитбригадалар һәр елны игенчеләрнең кәефләрен күтәрер өчен басу-кырларга чыгалар. Быел беренче десант Чуаш Енорускиносы авылы кырына "төште"....
-
Артистлар купшырак булдылар
Татарстан Республикасының чуаш милли-мәдәни автономиясе 25 милли костюм бүләк итте. Районның ЧММА җитәкчесе Алексей Калуков сөйләгәнчә, бүләк итеп тапшырылган комплектлар өч төрле төрдә - өлкән яшьтәге һәм яшь артистларга фольклор һәм эстрада костюмнары. ЧММА советы карары белән комплектлар районның иҗат тормышында актив катнашучыларга бирелде. Болар язучы Геннадий Якимов, гармунчы Василий...
-
Чиркәүне изгеләндерү көнендә
1887 елның 26 июлендә Рус Кармәте авылында Казан-Изге ана чиркәве изгеләндерелгән. Чиркәү изгеләндерелгәннән соң 130 ел узган. Православие динен тотучылар әлеге тарихи вакыйганы билгеләп үттеләр. Иртә белән Дмитриев чиркәвенә бәйрәм гыйбадәтенә районның ерак авылларыннан дин тотучылар, авыл халкы һәм кунаклар җыелды. Рус Кармәте авылында ("Казан епархиясе Чистай өязе Аксубай волосте...
-
Кунакларны кабул иттеләр
Аксубай районында Чуашстаннан зур делегация кунак булды. Аның составында Чабаксар районының клуб, китапханә, музей учреждениеләре хезмәткәрләре, Туруновск авыл мәдәният йорты иҗат коллективы, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, журналистлар һәм туган якны өйрәнүчеләр бар иде. Делегация белән Чабаксар районы хакимиятенең мәдәният, туризм һәм социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Маргарита Павлова җитәкчелек итте. Чуашларны Аксубай...
-
Яшьлек елларын искә төшерик
Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре аксубайлыларны һәм кунакларны ретро-концертка чакыра. 6 август көнне җәйге кичне алар үзәк паркка килүчеләр өчен онытылмаслык итәргә вәгъдә итәләр. Монда районның иң яхшы артистлары башкаруында 80нче, 90нчы еллар җырлары яңгыраячак. Яшьлек елларын искә төшереп, рәхәтләнеп биергә теләүчеләрне 19 сәгатьтә көтеп калабыз.
-
Диңгезчеләр бәйрәм итте
Үзәк мәйданда гаиләләре, балалары белән диңгез флоты формасына киенгән йөзләгән ир-ат җыелды. Александр Безруков исемендәге Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең тынлы оркестры музыка яңгыратты. Команда бирелгәннән соң диңгезчеләр сафка тезелеп бастылар. Быелгысы ел - алар өчен аерым үзенчәлекле. Алар мәйданга күркәм гадәт буенча гына түгел, ә истәлекле вакыйга - Хәрби диңгез...
-
Районга мәдәният эшлеклеләре килә
Иртәгә районга Чуашстан Республикасыннан мәдәният хезмәткәрләре делегациясе килә. Алар арасында - клуб, китапханә, музей учреждениеләре хезмәткәрләре, Чуашстанның Туруновск авыл мәдәният йорты иҗат коллективы, журналистлар һәм туган якны өйрәнүчеләр. Сәнгать вәкилләре Урмандеево авылының күпфункцияле мәдәни үзәгендә, Хәсән Туфанның музей-йортында, үзәк китапханәдә, туган якны өйрәнү музеенда булырга ниятлиләр. Ә очрашу Иске Ильдеряк...
-
Китапка икенче тормыш бүләк ит
Татарстанда "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе старт алды. Чара мәктәп китапханәләрен белем алу әсбаплары, фәнни-популяр, кызыклы, белешмә китаплар белән баету максатыннан үткәрелә. Акциядә укучылар, аларның әти-әниләре, Татарстанның теләгән барлык кешесе һәм шулай ук оешмалар катнаша ала. "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясе йомгаклары мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә...
-
Сабан туе – экраннарда
"ВГТРК" телекомпаниясе ("Россия-1") Аксубай районында үткән милли бәйрәмне видеога төшерде. "Рухи хәзинә" программалар циклын алып баручы Мөршидә Фатыйхова һәм аның командасы район халкын 9 июль көнне үткән Сабан туе атмосферасына чумарга чакыра. Эфир "ВГТРК" ("Россия-1") каналында 28 июль көнне 9 сәгатьтә тәкъдим ителәчәк.
-
Съездга делегат булып
2017 елның 2 августыннан 6сына кадәр Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды үтәчәк. Съезд эшчәнлегендә Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 чит илдән 1000нән артык делегатның һәм 130 журналистның катнашуы планлаштырыла. Аксубай районын съездда "Гарант" АҖ менеджеры Рөстәм Моратшин тәкъдим итәчәк. Районнан барачак делегат - комсомол оешмасында, партиянең район...
-
Аксубай – Нурлат: мәдәни элемтә
Аксубай һәм Нурлат районнары арасында капма-каршы концерт программалары ике күрше районның мәдәни тормышында күркәм гадәткә әверелде. Аксубайның үзешчән артистлары күптән түгел Нурлат районының Каравыл тавы авылында концерт белән булдылар. Бәйрәм программасы иң якты номерларны гына үз эченә алды. Тамашачылар Алим Идиатуллин, Тимур Крайнов, Илхат Фәизов, Татьяна Григорьева, Оксана Ильмухина, Валентина...
-
Рус халык йолаларына нигезләнгән туй
Рус халык йолаларына нигезләнгән туй Аксубайда беренче тапкыр үткәрелде. Яшьләр кияүнең кече ватаны - Аксубайга Мәскәүдән кайттылар. Никах теркәү процедурасы ЗАГС органнарының 100 еллыгы кысаларында үзәк паркта - төп сәхнәдә үтте. Туйны карарга килүчеләр дә күп иде. Ак туй күлмәге урынына - рус милли сарафаны кигән кәләшне һәм рус ир-егетләренә...
-
Китаплар турында сөйләштеләр
"Гаилә китапханәсе"ндә "Хыял" балалар приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашу булды. Очрашу "Тапкырлык әкияттән башлана" темасын үз эченә алды. Китапханә хезмәткәрләре балалардан: "Кайсыгыз әкият яратмый?" дип кызыксындылар. Ә яшь кунаклар әкият яратуларын расладылар. Ә өлкәнрәк яшьтәгеләре күпкә җитдирәк әдәбият белән кызыксынуларын яшермәделәр. Ә бөтенләй бәләкәй чакларында алар да әкиятләрне яратып тыңлаганнар. Шуңа...