Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубай китапханәчеләре белән Инга Оболдина очрашты

Бөтенроссия китапханәләр көне алдыннан Аксубай үзәк китапханәсенә Россия Федерациясенең атказанган артисты Инга Оболдина килде.

Безнең районда актриса беренче тапкыр түгел. Аксубай аңа таныш, ул үзәк паркта балаларны яклау көнендә чыгыш ясаячак, авыллардагы православие гыйбадәтханәләренә барчак. Китапханәчеләр танылган кунакны җылы каршы алдылар, китапханә бүлекләре буенча экскурсия үткәрделәр, мәдәният учреждениесенең хәзерге шартларда ничек эшләве турында сөйләделәр. Очрашу эчкерсез, дустанә шартларда узды. Кунак халык китаплар укыймы дип кызыксынды?

Һәм уңай җавап аны шатландырды. Ул коллективның укучылар белән нинди яңа эш формаларын куллануын, яшьләр эше ничек оештырылуын, Антикафеда очрашуларны, Пушкин картасын, бәйгеләрне, фестивальләрне, балалар аудиториясенең яшь укучыларны сәхнә иҗаты аша әдәби укуга ничек җәлеп ителүен, өлкән буын кешеләре белән танып белү, ял чараларының ничек үтүен кызыксынып тыңлады.

– Сездә бик матур, өйдәге кебек, уңай мохитхөкемсөрә, – дип билгеләп үтте актриса.

Фото: Аксубай китапханәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев