Аксубай «Оляпка» ансамбле Бишкекны яулады
Район мәдәният йортының «Оляпка» рус халык җыры ансамбле Бишкекта узган «Газпром» ПАОның «Факел» фестивалендә өченче урынны алды.
Кыргызстан башкаласында Россия, Беларусь, Әрмәнстан һәм Кыргызстан төбәкләреннән «Газпром»ның 22 бүлендек компаниясеннән 800дән артык вәкил җыелды. Сәхнәдә иҗат коллективларының һәм солистларның ярышы өч көн дәвам итте. Аксубай ансамбле үз номерын ачык, талантлы итеп башкарды һәм залның көчле алкышларына лаек булды. Жюри безнең артистларга үз яшь төркемендә «Вокал» номинациясендә өченче урынны бирде.
Фото: район мәдәният йорты арахивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев