Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Тавыш“ талантлар җыя
5 декабрьдә 14:00 сәгатьтә район Мәдәният йортында "Тавыш" район бәйгесендә катнашу өчен 6 яшьтән 18 яшькәчә балаларга кастинг оештырыла.
-
Сәхнәгә ветераннар чыгачак
30 ноябрь көнне районның Мәдәният йортында пенсионер-ветераннар арасында уздырылачак "Безгә еллар киртә түгел" дип исемләнгән фестиваль-бәйге оештырыла. Башлана 10:00 сәгатьтә. Керү ирекле.
-
Хатын-кызлар советы Цветаева белән танышты
Үзәк китапханәдә Марина Цветаева истәлегенә шигъри кичә узды. Аны китапханәчеләр район хатын-кызлар советы белән берлектә оештырдылар. Кичәне Татарстанның атказанган укытучысы Валентина Селезнева һәм өлкәннәр китапханәсе мөдире Фәһимә Гатина алып бардылар. Алар Марина Цветаева һәм Сергей Эфрон тормышы, аларның искиткеч очрашулары, сөюләре, гаилә тормышы һәм фаҗигале төстә вафат булулары турында сөйләделәр....
-
Балакаем
Балакаем кайтып тыңла Әниеңнең моңлы җырларын. Сиңа атап язам шушы җырны, Йөрәгемнән чыга моңнарым. Үзәгемне өзеп киттең мәңгелеккә, Кайта алмаслык җиргә, и балам. Күзләремнән кайнар яшьләр тама, Йөрәгемдә сүнмәс утлар яна. Язам әле балам синең өчен, Хисләремне салам шигырьгә. Мәңгелеккә китеп бардың балам Сагышларым бетмәс гомергә. Сабыр итәм Тукта әле,...
-
Каникуляр ял
Көзге каникул көннәрендә районда 13 мәктәп яны лагере эшләде. Көндез килеп ял итү лагерьләрендә 611 бала ял итте. Сменалар - спорт, туган якны өйрәнү һ.б. юнәлешләр буенча оештырылды. Аксубайның 1 номерлы мәктәбе каршындагы лагерьдә 80 бала үзләренең ял вакытларын файдалы итеп үткәрделәр. Өлкән сыйныф укучылары өчен олимпиадаларга әзерлек буенча профильле...
-
Фильмның премьерасы булды
Аксубайда режиссер Нурания Җамали ("ТатарКино") төшергән "Үксезләр" фильмы премьерасы булды. Шимбә көне булуга да кармастан, район Мәдәният йортының концерт залы халык белән тулы иде. Бушлай кино карарга район үзәге кешеләре, мәктәп укучылары җыелды. Һәм фильмның беренче минутыннан ук үксез бала-кызчык турындагы сюжет, аның әйләнәсендә булган рәнҗетүләр, кешеләрнең аның хәленә керә...
-
Якташ шагыйрәбез турында
Район китапханәсендә үткән семинар безнең якташыбыз, Россия язучылар Берлеге әгъзасы Нина Артемьеваның (Мокина) 70 яшьлек юбилеена багышланды. Нина Артемьева - Черемушки авылында туган. Аның биографиясе мондыйрак: Емелькино авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң колхозда, аннары Чабаксар киҗе-мамык комбинатында чорнаучы булып эшли. Җитештерүдә эшләүдән аерылмыйча эшче яшьләр мәктәбен тәмамлый. 1977 елда Чуаш дәүләт...
-
Очрашу Кашаповка багышланды
Үзәк китапханәдә шагыйрь һәм прозаик Газиз Кашаповка багышланган иҗади бәйге үтте. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәһимә Гатина әдәби сәгатьне ачып, күренекле якташыбызның тормышы һәм иҗаты турындагы китап-мәгълүмати күргәзмәгә күзәтү ясады. "Театраль минут" та зур кызыксыну белән үтте: Рүзилә Абдушева һәм Фәнис Низамов (Яңа Думадан) Газиз Кашаповның "Гомернең утлы өлеше" әсәреннән...
-
Цветаева турында
Аксубайның 3нче мәктәбендә рус шагыйрәсе Марина Цветаеваның тууына 125 ел тулу уңаеннан "Әгәр җан канатлы туса..." дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Тамашачыларга мәктәп китапханәчесе Фәридә Фәизова аның тормышының иң якты һәм фаҗигале мизгелләрен ачты. Балалар педагогика ветераны Валентина Селезневаның шагыйрәнең авыр тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгәннәрен игътибар белән тыңладылар,...
-
Республика укытучыларны хөрмәтләде
ГТРК "Корстон"да үткән укытучылар көненә багышланган тантана бөтен республикадан килгән укытучыларны үзенә җыйды. Район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендәге делегация Аксубайны тәкъдим итте. - Нәтиҗәләре, укучыларының нәтиҗәләре район өчен генә түгел, республика өчен дә зур билгеләнешкә ия булган лаеклы укытучыларыбыз күп, әмма тантанага иң яхшыларын гына чакырдылар, - дип билгеләп үтте...
-
Сөйләп түгел, ә күрсәтеп өйрәтәләр
Балаңны сәламәт итеп тәрбияләп үстерергә теләсәң, үзең сәламәтлек юлыннан бар, дип саный мәктәп укучысының әнисе Нәфисә Шәрифуллина. Педагогларның чираттагы конференциясендә ул үзенең гаилә мохитендә актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә яраклашу тәҗрибәсе белән уртаклашты. - Баланың шәхесен формалаштыру юнәлеше һәм шулай ук аның сәламәтлеге нигезе гаиләдә салына, - дип билгеләп үтте...
-
Без дә анда булдык, самавырдан чәй эчтек
Аксубай үзәкләштерелгән китапханәләр системасы экологик марафонны үзәк паркта "Самавырга кунакка" чарасы белән тәмамлады. Әмма китапханәчеләр барысын да самавырдан чәй эчеп, коймаклардан, хуш исле балдан һәм тәм-томнардан авыз итәргә генә чакырмадылар. ә сәхнәдән эскәмияләргә кадәр мәйданны "яулап алдылар". Фестивальне оештыручылар - үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм аларның партнерлары - районның Мәдәният йорты,...
-
Самавырга кунакка
Аксубайның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы экологик марафон кысаларында җәйге сезонны тәмамлый. 12 сентябрь көндез үзәк паркта "Самавырга кунакка" чарасы узачак. Монда тематик экопалаткалар урнаштырылачак. Аларның берсендә чәйнекләр һәм самавырлар күргәзмәсе үтәчәк, барлык теләүчеләр дә үзләренең самавыр яки чәйнекләрен тәкъдим итеп приз ота алачак. Икенче палаткада кунакларны гөлләмәләр, өченчесендә - төрле формадагы...
-
"Заря" чишмәсе ачылды
Заря авылында Республика көне дулкынландыргыч, якты бәйрәм - үзенчәлекле Авыл көненә әверелде. Быел Урмандеево авыл җирлеге Заря авылында чишмә төзекләндерүгә "РИТЭК" ҖЧҖдән социаль проектлар грантын отты (нәкъ менә бу чишмә Саврушка елгасының башлангычы булып тора). Хәзер бу урыннарны танып та булмый. Территорияне ял итү, массакүләм бәйрәмнәр уздыру урыны итеп төзекләндерделәр....
-
Яңа күп функцияле үзәк ачылды
Чуаш Адәмсуы авылы кешеләренең яңа күп функцияле үзәк ачылу уңаеннан шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Камил Гилманов һәм башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов белән баргә башка җитәкчеләр дә килде. Күп функцияле мәдәни үзәк "Авыл клублары" республика программасы кысаларында төзелде. Төзелешне шәхси эшмәкәр Хәмит Зәйдуллинның подряд оешмасы алып барды. Бинага нигез март...