Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Иске Тимошкинода җәйге кичке Уявны ачтылар

21 майдан 23 майга кадәр авыл халкы борынгы чуаш бәйрәме хөрмәтенә кичке әйлән-бәйләнгә җыелды.

Традиция буенча Николай Чудотворцны искә алу көне алдыннан «Кичке Уяв» башлана. 21 май көнне Иске Тимошкино авылы халкы мәдәният йортында «Кичке Уяв»та әйлән-бәйлән уйнап, биеп- җырлап күңел ачты.

Уяв – халыкның берләшүен, табигатькә рәхмәт белдерүне һәм җәйге сезонның башлануын гәүдәләндерүче борынгы чуаш бәйрәме. Уяв башта язгы кыр эшләре тәмамлану белән бәйле булган һәм җәйге авыл хуҗалыгы эшләренә керешкәнче башланган. Бу бәйрәм берничә атна дәвам иткән һәм кайбер тыюларны үтәп көндезге йолаларны да, төнге яшьләр әйлән-бәйләннәрен дә үз эченә алган.

– Элек без – яшь кызлар, Медянкада Троица җиткәнче, һәр кич җырлар җырларга чыга идек. Барысы да – яшьләр дә, өлкән буын да була иде. Троицадан соң көндезге һәм иртәнге Уяв башлана. Без хәзер дә бу йоланы бозмыйбыз. Хәзерге заманда яшьләр өлкән буыннан өйрәнсеннәр, борынга традицияләрне дәвам итсеннәр иде, – ди Елена Ивановна Шуркина.

Иске Тимошкинода кичке уяв җанлы аралашу һәм күңел ачу атмосферасында узды. Авыл халкы чуаш җырларын башкарды һәм авыл мәйданында әйлән-бәйлән уйнады.

erid: 2Vtzqw6pLty

Кичке әйлән-бәйлән – хәзерге җәмгыятьтә милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм популярлаштыруның ачык мисалы.

Фото Иске Тимошкино мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев