Концерт Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде һәм музыкантларның чыгышлары да патриотик теманы үз эченә алды. Баянчылар 20 төрле музыкаль композиция башкардылар һәм алар бер генә тыңлаучыны да битараф калдырмады. Ял итүчеләр сугыш елларындагы тәэсирле көйләрне игътибар белән тыңладылар.
Тамашачылар башкаручыларның күбесен яхшы белә – алар район сәхнәсендә күп тапкырлар үзләренең виртуоз чыгышлары белән сөендерделәр.
Яшь баянчылар: Айгөл Насретдинова, Рамзан Сабиров, Егор Гайнатуллин, Тимур Митрофанов һәм Тимофей Петрянкин да талантларын күрсәттеләр. Яшь музыкантлар тамашачыларга онытылмаслык мизгелләр бүләк иттеләр.
Фото район мәдәният йорты архивыннан.
Нет комментариев