Аксубай рәссамы Якутиядә федераль Сабан туенда катнашты
Татарстаннан делегация составында Якутиягә милли бәйрәмгә Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР рәссамнар берлеге һәм Евразия сәнгать берлеге әгъзасы Әлфия Нурхәмитова барды.
Бәйрәмдә илнең 29 төбәгеннән татар оешмалары вәкилләре катнашты.
Сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре күргәзмәсендә Әлфия Нурхәмитова үзенең колаклы чигү техникасы белән башкарылган эшләрен – калфак, сумка, түбәтәй һәм кием-салым өчен бизәнү әйберләре тәкъдим итте. Аксубай рәссамының үзенчәлекле башкарылган эшләре күргәзмәне караучылар күңеленә хуш килде.
Фото: Әлфия Нурхәмитова архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев