Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Аксубай районында Троица әйлән-бәйләнен уйнадылар

Аксубайда “Троица әйлән-бәйләннәре” республика рус фольклоры бәйрәме узды

Изге Троица – православиедә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Ул чын халыкчан бәйрәмгә әверелде һәм гасырлар буе яшәп килгән йолалар белән тулды. Ике дистә ел дәвамында аны бәйрәм итү урыны Түбән Баланда авылы булды. Ә бүген кунаклар бөтен республикадан Аксубай мәйданына җыелды. Аксубайда узган ХХV нче Троица фестиваленә Нурлат, Яңа Чишмә, Лаеш, Чистай, Алексеевск, Мөслим, Балык Бистәсе районнарыннан, шулай ук Казан, Чаллы һәм Ульяновск шәһәрләреннән фольклор, вокаль коллективлар килде.

Матур яшел аланда авыл мәдәният учакларын формалаштыручы төрле тематик мәйданчыклар эшләде. Аларның һәркайсы үзенең уникаль һөнәрчелек өлкәсен тәкъдим итте. Кунакларны борынгы йолалар һәм традицияләр дөньясына чуму мөмкинлеге шатландырды: Троица көненә әзерләнгән тәмле ботканы татып карау, шифалы үсемлекләрнең серләрен ачу, курчаклардан, кулдан бәйләнгән бизәнү әйберләреннән алып көнкүреш әйберләренә кадәр нәфис эшләнмәләр иҗат иткән хатын-кызларның осталыгын күреп соклану.

Шунда ук милли ризыклар һәм эчемлекләр әзерләүнең борынгы сәнгате серләре дә ачылды. Бәйрәм кунаклары бу үзенчәлекләргә рәхәтләнеп чумды. Фестивальнең һәр почмагы музыка һәм шатлык белән тулы иде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар аларны халык мотивлары астында чын күңел ачу рухына җәлеп иттеләр. Башка район һәм шәһәрләрдән килгән иҗат коллективларының Аксубай артистлары белән бергә чыгыш ясавы мәдәниятләрнең бердәмлеген ассызыклады.

Кунакларны умартачы йорты каршы алды. Үзәк китапханә тематик мәйданчык тәкъдим итте: кунаклар бик теләп кул эшләре буенча мастер-класста катнаштылар, Троица бәйрәме турында китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм рус мәдәнияте турында викторина чиштеләр. Балалар сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары педагоглар белән бергә пленэрда эшләделәр – крестьян йортын рәсемгә төшерделәр. Үзәкләштерелгән музей системасы хезмәткәрләре бәйрәм кунакларын борынгы рус кунакчыллыгы йортында каршы алдылар.

Волонтерлар мәйданчыгы да зур игътибар җәлеп итте: тантана кунаклары махсус операция уздыру зонасында булган сугышчыларга ярдәм итүче барлык кешеләргә ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов волонтерлар Татьяна Лодоркинага, Елена Еграшкинага һәм Татьяна Титовага “Фронтка ярдәм иткән өчен” медальләрен тапшырды.

Троица бәйрәменең төп вакыйгалары үзәк мәйданда колач алды. Яшел болында матур тамаша – театральләштерелгән “Традицияләр белән горурланабыз”прологы күрсәтелде. Рус халык җырлары астында авыл мәдәният йортларының үзешчән артистлары, балалар коллективлары Троица бәйрәменең халык йолалары элементларын күрсәттеләр – җәйне каршылау, каенга бүләкләр элү. Бу фольклор-этнографик композиция тирән мәгънәгә ия.

Вакыйгаларны йөзләрчә тамашачы сокланып күзәтте. Милли киемнәрдән артистлар бию хәрәкәтләре белән болында күз алдына китерә алмаслык матур бизәкләр ясадылар. Районның үзешчән сәнгать коллективлары тарафыннан оста башкарылган тамаша – гаҗәеп матур һәм онытылмаслык иде. Бәйрәмдә катнашучыларны ботка белән сыйладылар, өсләренә су бөркеделәр – һәм чын яңгыр явып узды. Җәйге көндә, атналар буе эссе һава торганда – яңгыр шатлык кына.

Бәйрәмнең рәсми өлешен район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов ачты. Ул бәйрәмгә килүчеләргә, республика тантанасына чакыруны кабул иткән район кунакларына чын күңелдән рәхмәт белдерде.

– “Троица әйлән-бәйләннәре” нигезендә – аралашу, халыкны уникаль традицияләрдә берләштерү ята, – дип билгеләп үтте ул. – Бәйрәм үз эченә матур рус йолаларын – халык уеннарын, күңел ачуларны, әйлән-бәйлән уйнауларны ала. 25 ел эчендә “Троица әйлән-бәйләннәре” бик күп якты һәм уникаль җирле фольклорны җыйган. Бу бәйрәм республиканың рәсми чаралары исемлегенә кертелгән.

Тантанада катнашучыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Гилманов котлады.

– Аксубайлылар үзләрен хезмәттә генә түгел – Сабан туе, Уяв, Троица кебек бәйрәмнәрдә дә күрсәтә беләләр, – диде ул. – Чөнки татарлар, чуашлар һәм руслар дус һәм тату яши. Без бергә эшлибез, ял итәбез һәм киләчәккә атлыйбыз. Басуларда уңыш өлгерә. Мин районга кайткач сөенәм – безнең басулар иң яхшысы.

–Изге Троица бәйрәме – православие динендәгеләрнең иң яраткан бәйрәме, – дип ассызыклады Аксубай православие гыйбадәтханәсе башлыгы протоиерей Александр Качаев. – Бу көнне Ходай үзенең серен, һәрберебезгә булган мәхәббәтен ача. Аллаһ җир йөзенә иминлек, тынычлык бирсен, беркемне дә ярдәменнән ташламасын.

“Төрле төстәге такмаклар” бәйгесе призерларын бүләкләү тантанасы булды. Бу балалар фольклор фестивалендә 20дән артык коллектив катнашты. Алмаз Мингулов беренче урын өчен – Иске Ильдеряк авыл мәдәният йортының “Веснушки” балалар халык фольклор ансамбленә, икенче урын өчен – Беловка авыл мәдәният йортының “Ручеек” ансамбленә, өченче урын өчен Иске Үзи авыл мәдәният йортының “Задоринка” һәм Урмандеево мәдәният йортының “Колокольчики” коллективларына Дипломнар тапшырды. Үз призларын шулай ук рус квасы гастрономия фестивале җиңүчеләре дә алды.

Бәйрәм сәхнәсендә алгы сызыктагы сугышчыларыбызга ярдәм итүчеләр бүләкләнде. “Тыл фронтка” медальләренә “Татмедиа” АҖ филиалы район газетасы баш мөхәррир-җитәкчесе Людмила Жаренова, волонтерлар Валентина Давыдова, Татьяна Краснова, Валентина Гурьянова лаек булдылар.

– Волонтерларыбызга ярдәм иткәннәре өчен баш иябез! – дигән сүзләр яңгырады сәхнәдән.

Троица традицияләрен дәвам итеп, бәйрәмдә катнашучылар каенга теләкләр белән тасмалар бәйләделәр. Яңгыр явып торса да, яшел болында халык җырлары астында кешеләр бәйрәм әйлән-бәйләнен уйнарга бастылар.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев