Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Аксубай китапханәсендә социаль хезмәтләр алучылар белән күңелле чара узды

Китапханәнең уку залында Бердәм фольклор көненә багышланган “Фольклор салават күпере” дигән күңелгә ятышлы фольклор утырмалары узды.

Кунаклар “Нежность” үзәгеннән өлкән буын вәкилләре булды.

Китапханә берникадәр вакытка традицияләрнең тере хәзинәсенә әверелде. Катнашучылар китапханә һәм туган як тарихындагы аз билгеле фактларны белделәр, күренекле якташларыбыз турындагы уникаль китаплар белән таныштылар, интерактив уеннарда катнаштылар – борынгы табышмакларны чиштеләр, мәкальләр белүдә ярыштылар, халык такмакларын һәм бишек җырларын башкардылар.

erid: 2Vtzqw6pLty

Шулай ук чарада “Халык мәдәнияте чыганакларына” дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда рус дастаннары, чуаш риваятьләре һәм татар бәетләре тәкъдим ителде.

Фото Аксубай үзәк китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев