Аксубай яшь баянчылары бәйге лауреатлары булдылар
Мәдәният

Аксубай яшь баянчылары бәйге лауреатлары булдылар

Район мәдәният йортында “Баян +җәй” баянда уйнаучылар конкурсы узды.

Иҗади осталыкта Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова җитәкчелегендәге «Аксубай егетләре» клуб формированиесенең беренче елында шөгыльләнгән яшь баянчылар ярышты.

Жюрины Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укытучысы баян сыйныфы буенча Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Лосюгин җитәкләде. Балалар тәҗрибәле педагогтан өйрәнгәннәрнең барысын да тырышып уйнап күрсәттеләр, үзләренең бөтен сәләтләрен эшкә җиктеләр.

Нәтиҗәдә 1 дәрәҗә лауреатлар дип Айгөл Насртдинова һәм Егор Гайнатуллин танылды. II дәрәҗә лауреат – Рамзан Сабиров. Тимур Митрофанов белән Тимофей Петрянкин үзләренең чыгышлары өчен III дәрәҗә лауреатлар дипломы алдылар.


Нет комментариев