Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Изге яклаучыга багышлап
Аксубайда Престол бәйрәмен билгеләп үттеләр. Быел бәйрәм аеруча да якты булып узды. Изге Феодосий Тотемский рухына догалар укып, рәхмәтләрен белдерер өчен Аксубайдан һәм якын-тирә авыллардан чиркәү башлыклары һәм мәхәллә кешеләре җыелды. Дини литургиядән соң чиркәү йортында халыкның күмәкләп күңел ачулары башланды. Бәйрәмне Аксубай чиркәве башлыгы, протоиерей Александр Качаев ачты. -...
-
Бәйрәм күчерелә
Аксубай православие чиркәве шимбә көнне Феодосий Тотемский хөрмәтенә зур бәйрәм оештыра. Быел 10 февраль мәрхүм киткән әти-әниләрне искә алу көненә туры килгәнгә, тантана 11 февральгә күчерелә. Якшәмбе гыйбадәтеннән соң, православие динен тотучыларны, район кешеләрен һәм кунакларны чиркәү йортыннан ук башланып киткән халык күңел ачуларына чакыралар. Теләүчеләр монда коймактан, төрле бәлешләрдән...
-
Пушкин укулары-2018
Аксубайның 3 нче мәктәбендә бөек шагыйрьгә багышланган традицион чара үтте. Әлеге мәктәптә шигърияткә, атап әйткәндә, рус шагыйрьләре иҗатына карата мөнәсәбәт аерым. Монда шигырь укучылар бәйгеләре, әдәби кичәләр даими оештырыла. Пушкин укулары китапханәче Фәридә Фәизова әзерләгән "Пушкин - рус шигърияте кояшы" мультимедияле презентациядән башланып китте. А.С. Пушкин шигырьләренә иҗат ителгән романслар...
-
Мәдәни ял утраучыгы
Төрле мәдәни-күңел ачу чараларында сирәк катнашырга туры килгән авыл кешесе өчен китапханә - зур билгеләнешкә ия урын. Аеруча да өченче яшь төркеме вәкилләре өчен. Савгач авыл җирлеге китапханәсендә халыкның нәкъ менә бу категориясен иң актив укучылар дип атап була. Алар китаплар укырга яраталар, классиканы да, хәзерге заман әсәрләрен дә яратып...
-
“Аксубай егетләре“ – дипломант
Әлмәттә узган "Урса тауда" Бөтенроссия халык уен коралларында уйнаучылар бәйгесе тәмамланды. Бәйгедә районны Даниил Гайнуллин, Никита Семенов, Ильяс Исмәгыйлев, Илшат Яруллин, Дарина Маланчева тәкъдим иттеләр. Бишесе дә - район Мәдәният йортының "Аксубай егетләре" уен кораллары студиясендә шөгыльләнәләр (җитәкчеләре Наилә Крайнова) һәм алар "Солист" номинациясендә чыгыш ясап, I дәрәҗә дипломант исеменә...
-
Юбилей уңаеннан концерт
Аксубайның "Златоцвет" ансамбле районның төп сәхнәсендә үзенең 5 еллык юбилеен концерт белән билгеләп үтте. Юбилярларны район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләде һәм коллективка яңа репертуар һәм иҗат чишмәләренең саекмавын теләде. Ансамбль катнашучылары - өлкән яшьтәге хатын-кызлар, әмма аларның күңелләре яшь, моны алар концерт дәвамында матур чыгышлары белән дәлилләделәр. Иҗат кичәсен күптән...
-
Вокалда җиңү яулады
Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентлары кабаттан уңышлары белән сөендерделәр. Техникумның икенче курсында белем алучы Екатерина Наумова үзешчән сәнгать республика сморт-бәйгедә катнашты. Екатерина республиканың барлык урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан килгән 120 катнашучы арасында "вокал" номинациясендә өченче урынны алды.
-
Аксубайда – Яңа ел
Яңа ел төне аксубайлыларга бик күп сюрпризлар алып килде. Кич белән районның төп мәйданында яңа ел җырлары яңгырый башлады, шашлык исе борыннарны кытыклады. Кичке сәгать алтыдан соң район Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән "Кышкы могҗиза" яңа ел тамашасы башланды. Әкият персонажлары халыкны төрле уеннарга җәлеп иттеләр, яраткан артистлар башкаруындагы җырлар кәефне...
-
Күңел күтәренкелеге һәм аксубайлылар өчен җырлыйлар
Аксубайның "Златоцвет" ансамбле оешуга быел биш ел булды. Аның составын өлкән яшьтәге хатын-кызлар тәшкил итә. Ансамбльнең чыгышын район халкы үз итеп өлгерде инде - ул районда үткәрелгән барлык мәдәни чараларның, Сабан туе, Троица, Уяв кебек милли бәйрәмнәрнең бизәге булып тора. "Балкыш" фестиваленең төбәк этабында районны тәкъдим итте, "Каравон" Рус фольклоры...
-
Туфан укулары
Аксубай универсаль технологияләр техникумында Хәсән Туфан иҗаты буенча республика сәнгатьле шигырь укучылар бәйгесе узды. Туфан укуларында республиканың 28 белем бирү учреждениесеннән сәнгатьле укучылар катнашты. Составында татар теле укытучылары, актив җәмәгатьчелек вәкилләре, ТР һөнәри белем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары РМО җитәкчесе Фәния Нигмәтҗанова, туган якны өйрәнү музее директоры...
-
Беренче булып билгеләп үттеләр
Якынлашып килүче яңа 2018 елны беренчеләрдән булып Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укучылары билгеләп үтте. Якшәмбе көнне алар районның төп сәхнәсендә күңелле бию ритмнары һәм вокал компазицияләре тәкъдим иттеләр, уен коралларында күңелләргә үтеп керерлек итеп классик әсәрләр башкардылар. Зал, һәрвакыттагыча, тулы иде. Болар гади концерт номерлары гына булмады, ә театральләштерелгән яңа...
-
Актив конкурсантларга
Аксубайның "Хыял" балалар һәм үсмерләр социаль приюты Рәхмәт хаты һәм бүләкләр белән бүләкләнгән. Республикада "Кояшлы куян" электр энергиясен саклау темасына иҗат эшләре бәйгесе узды. "Татэнергосбыт" АҖнең Аксубай бүлеге җитәкчесе Флен Зәйнуллин хәбәр иткәнчә, бәйге сигезенче тапкыр үткәрелде, һәм приютта тәрбияләнүчеләр һәр ел саен анда актив катнашалар. Алар бәйгегә рәсемнәр әзерлиләр,...
-
Ришвәтчелеккә каршы КВН
Районның төп сәхнәсендә "Яшьләр коррупциягә каршы" шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе үтте. Алып баручы - район башлыгының коррупциягә каршы ярдәмчесе Эльмира Крайнова чараны ачып, ришвәтчелек хәзерге заман тормышында төп проблемаларның берсе, дип билгеләп үтте. - Аңа каршы торып буламы? Була икән, моны кем һәм ничек эшләргә тиеш? Без әлеге бәлага каршы...
-
Әзерлек буенча лидер
Түбән Баланда мәктәп-балалар бакчасы гомумбелем бирү оешмалары арасында 2017/2018 уку елына иң яхшы капиталь ремонт һәм иң яхшы әзерлек буенча республика смотр-бәйгедә җиңү яулады. Шул көннәрдә смотр-бәйгегә нәтиҗәләр чыгардылар. Җиңүчеләрне һәм призерларны сертификатлар һәм дипломнар белән бүләкләделәр. Смотр-бәйге 21 нче августта старт алды. Ул ике этапта үтте: зональ һәм финал....
-
Туфан укулары
Дүшәмбе, 4 декабрь көнне Аксубайда "Туфан укулары" бәйгесенең зональ этабы узачак. Анда Яңа Чишмә, Чистай һәм, әлбәттә инде, Аксубай шигырь укучылары катнашачак. Катнашучыларга атказанган язучылар, шагыйрьләр, артистлар, төрле премияләр лауреатлары бәя бирәчәк. Катнашучыларны теркәү район Мәдәният йорты фойесында 8 сәгать 30 минутта башлана. Бәйге сәгать 10да башлана. 12 сәгать 30...