Аксубай триосы казак җырлары фестивале дипломанты булды
Мәдәният

Аксубай триосы казак җырлары фестивале дипломанты булды

Василий Воронин җитәкчелегендә “Калина” вокал коллективы “Казачий круг-2025” казак җырлары Ачык бәйге-фестивалендә “Ансамбльләр” номинациясендә II дәрәҗә Дипломга лаек булды.

Фестиваль Казанда узды һәм республика шәһәрләреннән, районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән әлеге җыр жанрын яратучыларны җыйды.

”Калина” триосы составында – танылган башкаручылар Василий Воронин, Марина Царегородцева һәм Елена Охотникова. Халык аларны зур сәхнә сәнгате осталары буларак белә. Һәм аларның һәркайсын сәхнәдә аерым башкаручы буларак та, коллектив составында җырлаучы буларак та җылы кабул итә. Казак җыры фестивалендә безнең артистлар тамашачыларны һәм жюрины башкару осталыгы белән әсир иттеләр.


Нет комментариев