Кешеләр һәм язмышлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әти-әнигә рәхмәт
Савгач авылыннан Светлана Михайловна һәм Михаил Константинович Семеновлар адресына рәсми хат килде. Әлеге хат ата-ананы сөендерде һәм армиядә хезмәт итүче уллары Константинның барысы да әйбәт булуына ышанычны ныгытты. "Сезнең улыгыз хезмәт сөючән һәм тырыш солдат буларак үзен танытты, - диелә хатта. - Константин хәрби әзерлек нормативларын, хезмәт бурычларын үтәүдә шәп...
-
Озын гомерлеләр нәселеннән
Минем уйлавымча, 1928 еллар башында безнең районда балалар күп туган. Тормыш шартларының кырыс булуына карамастан, сугыш, җимереклекләр, авыр хезмәт аша үтеп, аларның унөче бүгенге көндә дә исән-сау, аларга бу айда 90 яшь тулды яки тула. Алар арасында Алексеевка поселогыннан Ольга Терентьева да бар. Районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров...
-
Тракторчы да, комбайнчы да
"Аксу Агро" агрофирмасының иң яхшы механизаторларының берсе - Иван Фролов. 50 яшендә ул авыл хуҗалыгында яхшы стажга ия - 35 ел. Һөнәренә юлны ул 1980нче елларда сала. Ахматка авылы егете Аксубай һөнәри техник училищеда белем ала, аннары армиядә хезмәт итеп кайта. Аннан соң кабат - агротехника. "Мюд" күмәк хуҗалыгында күп...
-
Җәмәгать тормышы белән актив кызыксына
Антонина Ефимовна Чепелева шул көннәрдә туган көнен билгеләп үтте. Аның туксан яшьлек юбилеена җитәкчеләр - район башлыгы Камил Гилманов һәм Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев килде. Камил Гилманов сугыш һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәт куйганы өчен тыл хезмәтчәненә рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иминлек теләде, РФ Президенты Владимир Путиннан...
-
Йөзгә кадәр яшәгез
Хөрмәтле тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Фатыйма Әхмәтвәли кызы Мөдәрисовага 90 яшь тулды. Юбиляр Иске Кыязлы авылында туып үсә. 1941 елда әтиләрен фронтка алалар. 1942 елда үлеме турында кара кәгазь килә. Әниләре биш бала белән кала. Фатыйма гаиләдә икенчесе була. Унике яшеннән колхоз эшенә "җигелә" - фермада бозау караучы булып эшли....
-
Ул җиңүчеләр буыныннан
Раштуа алдыннан хезмәт ветераны Анастасия Константинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иртәдән үк ул күтәренке кәеф белән рәсми кунакларны көтә башлады. Ә алар күчтәнәчләр, чәчәкләр белән килеп тә җиттеләр. - Хөрмәтле Анастасия Васильевна, юбилей көнендә ихлас йөрәктән чыккан котлауларны кабул итегез! - дип мөрәҗәгать итте ветеранга район башлыгы Камил Гилманов....
-
Юбилеен билгеләп үтә
Анатолий Трофимовка 60 яшь тула. Анатолий Николаевич Иске Кармәт авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң авыл егете Мәскәүне яуларга китә һәм Мәскәү гидромелиоратив институтка укырга керә. "Инженер-гидротехник" белгечлеге буенча укуын уңышлы тәмамлап, кече ватанына кайта - кем әйтмешли, кая тудың, шунда кирәк булдың. Төрле елларда авыл хуҗалыгы идарәсендә инженер-җир төзүче,...
-
Улының барысы да яхшы
Түбән Савруш авылында яшәүче Ольга Елендеева өчен Яңа ел бәйрәме зур шатлык алып килде. Балалар туган нигездә җыелдылар: олы улы, кызы. Икенче улы Дмитрий үткән елның язында армиягә киткән. Ул Россия башкаласында хезмәт итә. Әнисе белә: улының барысы да яхшы булачак. Чөнки ана кеше улы Дмитрий ант кабул иткәндә аның...
-
Бәхет – балалар һәм оныкларда
Яңа елда Иске Ибрай авылында гомер итүче Ркыя Зәйнуллина беренчеләрдән булып 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без килгәндә йорт тулы кунак иде. Алай булмый ни - Ркыя Вәлиәхмәт кызының җиде баласы, 16 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Шулай ук туганнары, дуслары, күршеләре дә әбине гомер бәйрәме белән котламыйча калмаганнар. Бәйрәм гаеплесен...
-
Туган көнен – яңа елда
Иске Савруш авылында гомер итүче Нина Александровна Абросимова яңа елның беренче көнендә үзенең туган көнен билгеләп үтте. Юбиляр Иске Савруш авылында туып үсә. Сугыш чоры буыны вәкилләре кебек, аңа да авырлыкларны күп күрергә туры килә. "Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!" шигаре көнне төнгә ялгап эшләргә чакыра. Шул...
-
Нияте – йөзгә кадәр яшәү
Азат поселогыннан Гелметдин Абушаев үзенең 90 яшьлек туган көнен гаиләсе һәм күп сандагы кардәш-туганнары белән бергәләп билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Камил Гилманов һәм Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин, чәчәкләр, бүләкләр һәм РФ Президенты Владимир Путиннан тәбрикләү хаты тапшырып, ихластан тәбрикләделәр. Ветеран белән аралашу вакытында район башлыгы бүгенге...
-
Шат күңелле юбиляр әби
Яңа елның гыйнвар ае озын гомерле юбилярларга бай. Айның беренче көннәрендә үк Яңа Ибрай авылында гомер итүче Шәмсекамар Кәмәриева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кабиров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева килделәр. Бәйрәм гаеплесе...
-
Матур киләчәккә өмет итеп яшәгәннәр
Яңа Ибрай авылында кабат истәлекле вакыйга булды. Биредә гомер кичерүче хезмәт ветераны Зәкия Гафиятова 90 яшен тутырды. Аны котларга Гафиятовлар өенә районнан мәртәбәле кунаклар килде. - Хөрмәтле Зәкия Кыям кызы, Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз! - дип мөрәҗәгать итте тантана гаеплесенә район башлыгы Камил Гилманов. - Сезгә сәламәтлек, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгызны...
-
Ул һәрвакыт алдынгы терлекче булган
Хөрмәтле хезмәтчән, хезмәт һәм тыл ветераны Антонина Александровна Никонорова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Алты балалы гаиләдә ул иң өлкәне була. Әтисенең аягын сугышка кадәр үк кисәләр, шул сәбәпле аны фронтка алмыйлар. Әмма тылда да ул тулы кыйммәтле хезмәт куя алмый. Гаиләгә төшкән...
-
Хезмәтчәнне котладылар
Мәрзия Хәсән кызы Зиннурова тормыш сөючән һәм игелекле кеше. Шул көннәрдә аңа 90 яшь тулды. Мәрзия Хәсән кызы Иске Ибрай авылында туып үсә. Сугыш вакытында яшьтәшләре кебек үк ул да колхозда бил бөгә. Ир-егетләр сугышка китеп бетү сәбәпле, авылда хатын-кызлар һәм балалар гына калганлыктан, ундүрт яшеннән тырышып хезмәт куярга туры...