Түбән Савруш авылында яшәүче Ольга Елендеева өчен Яңа ел бәйрәме зур шатлык алып килде.
Балалар туган нигездә җыелдылар: олы улы, кызы. Икенче улы Дмитрий үткән елның язында армиягә киткән. Ул Россия башкаласында хезмәт итә. Әнисе белә: улының барысы да яхшы булачак. Чөнки ана кеше улы Дмитрий ант кабул иткәндә аның...
Түбән Савруш авылында яшәүче Ольга Елендеева өчен Яңа ел бәйрәме зур шатлык алып килде.
Балалар туган нигездә җыелдылар: олы улы, кызы. Икенче улы Дмитрий үткән елның язында армиягә киткән. Ул Россия башкаласында хезмәт итә. Әнисе белә: улының барысы да яхшы булачак. Чөнки ана кеше улы Дмитрий ант кабул иткәндә аның хәрби частендә булып кайткан. Улы белән һәрвакыт элемтәдә тора. Күптән түгел аның адресына Мәскәүдән рәсми хат килгән.
Анда болай дип язылган: "Сезнең улыгыз гвардия рядовое Дмитрий Елендеев үзенең хезмәткә җаваплы карашы, тәртипле булуы, максатка омтылышы белән хәрби әзерлектә югары нәтиҗәләргә иреште. Ул бергә хезмәт иткән иптәшләре арасында хөрмәт казанды.
Хөрмәтле Ольга Михайловна, берләшмә командованиясе исеменнән улыгыз Дмитрийга яхшы тәрбия биргәнегез өчен Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сез чын Ватан сакчысын үстергәнсез һәм аның белән чын-чынлап горурлана аласыз. Хөрмәт белән гвардиянең инженер-юл-күпер төзү батальоны командиры вазифаларын вакытлыча башкаручы майор М. Порокопенко". Хәрби частьтән юлланган рәхмәт хаты әни кешене бик тә шатландырган.
Нет комментариев