Кешеләр һәм язмышлар
Әти-әнигә рәхмәт
Савгач авылыннан Светлана Михайловна һәм Михаил Константинович Семеновлар адресына рәсми хат килде.
Әлеге хат ата-ананы сөендерде һәм армиядә хезмәт итүче уллары Константинның барысы да әйбәт булуына ышанычны ныгытты. "Сезнең улыгыз хезмәт сөючән һәм тырыш солдат буларак үзен танытты, - диелә хатта. - Константин хәрби әзерлек нормативларын, хезмәт бурычларын үтәүдә шәп...
Савгач авылыннан Светлана Михайловна һәм Михаил Константинович Семеновлар адресына рәсми хат килде.
Әлеге хат ата-ананы сөендерде һәм армиядә хезмәт итүче уллары Константинның барысы да әйбәт булуына ышанычны ныгытты. "Сезнең улыгыз хезмәт сөючән һәм тырыш солдат буларак үзен танытты, - диелә хатта. - Константин хәрби әзерлек нормативларын, хезмәт бурычларын үтәүдә шәп күрсәткечләргә ирешә. Командирларына һәм бергә хезмәт итүче иптәшләренә карата ихтирамлы, төгәл, коллективта абруй казанырга өлгерде. Хәрби часть командиры һәм үз исемемнән лаеклы ул тәрбияләп үстергәнегез өчен тирән рәхмәт сүзләре ирештерәм. Сезгә ныклы исәнлек, иминлек телим. Ихтирам белән 31 нче өйрәнүләр ротасы командиры А.Демченко".
Константинны вакытлы хезмәткә 2017 елның июнендә алганнар. Беренче ярты елны ул Архангельск өлкәсендә хезмәт иткән, аннан соң Мәскәү өлкәсендә. Армиягә кадәр Савгач урта мәктәбен, аннары Аксубай универсаль технологияләр техникумын тәмамлап электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы белгечлеге дипломы алган. Егет спорт белән дус - мәктәп эскәмиясеннән үк төрле спорт төрләре буенча ярышларда һәрдаим катнашкан. Андый егетләр армиядә дә беренче сафта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев