Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Юбилеен билгеләп үтә

Анатолий Трофимовка 60 яшь тула. Анатолий Николаевич Иске Кармәт авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң авыл егете Мәскәүне яуларга китә һәм Мәскәү гидромелиоратив институтка укырга керә. "Инженер-гидротехник" белгечлеге буенча укуын уңышлы тәмамлап, кече ватанына кайта - кем әйтмешли, кая тудың, шунда кирәк булдың. Төрле елларда авыл хуҗалыгы идарәсендә инженер-җир төзүче,...

Анатолий Трофимовка 60 яшь тула.
Анатолий Николаевич Иске Кармәт авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң авыл егете Мәскәүне яуларга китә һәм Мәскәү гидромелиоратив институтка укырга керә.
"Инженер-гидротехник" белгечлеге буенча укуын уңышлы тәмамлап, кече ватанына кайта - кем әйтмешли, кая тудың, шунда кирәк булдың. Төрле елларда авыл хуҗалыгы идарәсендә инженер-җир төзүче, район кулланучылар оешмасында инспектор-җир төзүче, ПМК-122 җитәкчесе булып эшли. Әмма хезмәт эшчәнлегенең күп вакытын - 20 елдан артыгын, юбиляр район хакимиятендә һәм район башкарма комитетында эшләүгә багышлый. Төрле елларда архитектура һәм шәһәр төзү бүлекләренә, төзү һәм торак коммуналь хуҗалыгына инфракструктура үсеше бүлегенә җитәкчелек итә.
- Торак фондка, торак коммуналь хуҗалык объектларын капиталь төзү һәм төзекләндерү, үзгәртеп кору буенча программаларны эшләү һәм тормышка ашыруга бәйле барлык бурычлар миңа йөкләнгән иде, - дип искә алып сөйли Анатолий Николаевич.
Башкарма комитетта билгеләп үтүләренә караганда, Анатолий Трофимовның турыдан-туры катнашуы белән районның торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп кору, торак фонд идарәсенең яңа формаларын кертү буенча зур эшләр башкарылган, тузган торакны бетерү программасы эшләнгән һәм тормышка ашырылган, социаль-көнкүреш өлкәсендә яңа объектлар сафка баскан - Аксубайның 2 нче, 3 нче мәктәпләре, Савгач урта мәктәбе, "Салават күпере" балалар бакчасы", Аксубай районы үзәк хастаханәсенең терапия корпусы, РОВД бинасы. Районны газлаштыру программасы эшләнә һәм тормышка ашырыла, торак фонды шәхси җылыту системасына күчерелә, шәхси төзелеш актив алып барыла.
Юбиляр сүзләренчә, эш өчен энергияне һәм көчне ул гаиләсеннән алган, гаиләсе аның өчен хәзер дә ышанычлы терәк. Тормыш иптәше Алевтина Григорьевна белән алар 37 ел бергә гомер иткәннәр, бер ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, 3 оныклары үсеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев