Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Туган көнен – яңа елда

Иске Савруш авылында гомер итүче Нина Александровна Абросимова яңа елның беренче көнендә үзенең туган көнен билгеләп үтте. Юбиляр Иске Савруш авылында туып үсә. Сугыш чоры буыны вәкилләре кебек, аңа да авырлыкларны күп күрергә туры килә. "Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!" шигаре көнне төнгә ялгап эшләргә чакыра. Шул...

Иске Савруш авылында гомер итүче Нина Александровна Абросимова яңа елның беренче көнендә үзенең туган көнен билгеләп үтте.
Юбиляр Иске Савруш авылында туып үсә. Сугыш чоры буыны вәкилләре кебек, аңа да авырлыкларны күп күрергә туры килә. "Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!" шигаре көнне төнгә ялгап эшләргә чакыра. Шул рәвешле Нина да 14 яшеннән колхозда бил бөгә. Кырда булсынмы, урмандамы - беркайчан да сынатмый.
Авылдашы - тракторчы Ванцетийга кияүгә чыга. Бер-берсен ярты сүздән аңлап, тату яшиләр. Өй җиткезәләр, алты балага гомер бүләк итәләр. 15 ел элек йорт хуҗасы якты дөньядан китә. Нина Александровнаның 12 оныгы, 26 оныкчыгы бар! Юбилей алдыннан гына оныкчыгының баласы дөньяга килгән. Бүген ветеран төпчек улы Николай гаиләсендә яши.
Нина Александровнаны туган көне белән, якыннары, балаларыннан тыш, район җитәкчелеге: башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева да котладылар. Алар РФ Президенты Владимир Путинның өлкән буын кешеләренә юлланган хатын ирештерделәр, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, бүләкләр тапшырдылар. Кунаклар сугыш һәм сугыштан соңгы елларда куйган фидакарь хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, иминлек теләделәр. Котлауларга Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев