Хөрмәтле хезмәтчән, хезмәт һәм тыл ветераны Антонина Александровна Никонорова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Алты балалы гаиләдә ул иң өлкәне була. Әтисенең аягын сугышка кадәр үк кисәләр, шул сәбәпле аны фронтка алмыйлар. Әмма тылда да ул тулы кыйммәтле хезмәт куя алмый. Гаиләгә төшкән...
Хөрмәтле хезмәтчән, хезмәт һәм тыл ветераны Антонина Александровна Никонорова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Алты балалы гаиләдә ул иң өлкәне була. Әтисенең аягын сугышка кадәр үк кисәләр, шул сәбәпле аны фронтка алмыйлар. Әмма тылда да ул тулы кыйммәтле хезмәт куя алмый. Гаиләгә төшкән авырлыкларны әнисе белән бергә Антонина да күтәрә. Ундүрт яшьлек үсмер кыз урман хәзерләүдә эшли. Өлкәннәр белән беррәттән алар кырда да, урманда да, өйдә дә бөтен эшне дә башкаралар. Сугыштан соң почтада эшли башлый. Ләкин тормыш алып бару өчен акча җитми. Гаилә хәлен бераз җиңеләйтер өчен Антонина Яңа Александровкада фермада бозау караучы булып эшли, соңрак Кәкре Күлдә дуңгызлар фермасында хезмәт куя.
- Әни иртәнге дүртенче яртыда эшкә китә һәм сәгать сигездә мине мәктәпкә озатырга кайта иде, - дип сөйли ветеранның бердәнбер кызы Тамара. - Аннан тагын төштән соң сәгать өчтән кичке сигезгә кадәр ул эштә. Ул чакта хуҗалыкта корпусларда йөзәр дуңгыз асрала иде. Бер корпуста ике дуңгыз караучы эшләде.
Ул буын вәкилләре бөтен көчләрен һәм вакытларын биреп тырышып хезмәт куйганнар. Антонина Александровна алдынгылар сафында була. Аның фотосурәте Мактау тактасыннан төшми. Күпсанлы бүләкләре дә аның фидакарь хезмәтен чагылдыра, алар арасында "Социалистик ярыш җиңүчесе" күкрәк билгеләре, "В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен", "Хезмәт батырлыгы өчен" медальләре дә бар.
Хезмәт ветераны авылның җәмәгать тормышында да актив була, үзешчән сәнгатьтә теләп катнаша. Бүген ул ике оныгы һәм ике оныкчыгына куанып туя алмый.
Район башлыгы Камил Гилманов Антонина Александровнаны тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хатын ирештерде, бүләкләр тапшырды һәм чәчәкләр бүләк итте. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев, Кәкре Күл мәктәбе директоры Наталия Воронина да изге күңелле әбине бәйрәме белән ихластан котладылар.
- Без сезнең хезмәт батырлыкларыгыз алдында баш иябез. Безне куандырып, бәхетле тормышта тагын озак еллар яшәгез, - дип теләделәр кунаклар.
Нет комментариев