"Аксу Агро" агрофирмасының иң яхшы механизаторларының берсе - Иван Фролов.
50 яшендә ул авыл хуҗалыгында яхшы стажга ия - 35 ел. Һөнәренә юлны ул 1980нче елларда сала. Ахматка авылы егете Аксубай һөнәри техник училищеда белем ала, аннары армиядә хезмәт итеп кайта. Аннан соң кабат - агротехника. "Мюд" күмәк хуҗалыгында күп...
"Аксу Агро" агрофирмасының иң яхшы механизаторларының берсе - Иван Фролов.
50 яшендә ул авыл хуҗалыгында яхшы стажга ия - 35 ел. Һөнәренә юлны ул 1980нче елларда сала. Ахматка авылы егете Аксубай һөнәри техник училищеда белем ала, аннары армиядә хезмәт итеп кайта. Аннан соң кабат - агротехника. "Мюд" күмәк хуҗалыгында күп еллар хезмәт итә, авыл хуҗалыгы предприятиесендә үзгәртеп корулар булса да, ул үз эшенә тугры кала. "Аксу Агро" агрофирмасында намуслы хезмәт куя.
- Иван Аркадьевич - тәҗрибәле һәм ышанычлы хезмәткәр, - дип сөйли аның турында авыл хуҗалыгы предприятиесе агрономы Фәрхат Сәмигулов. - Ул эшкә җаваплы карый, тырыш кеше.
Кыш азагында авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау башлана. Сөрү-чәчү вакыты җитте исә, тракторын кырга алып чыга. Төрле операцияләрне башкара: туфрак әзерли, чәчә. Үсентеләр баш калкыту белән корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы химик эшкәртү уздыра. Иван Аркадьевич җәен мөһим эшләр белән мәшгуль. Урып-җыю кампаниясе - игенче өчен киеренке һәм җаваплы чорларның берсе. Узган елда урак өстендә ул "Акрос" комбайнында улы Павел белән бергә эшләде. Гаилә экипажы 2200 тоннадан артык орлык суктырган. Иван Аркадьевич өчен урып-җыю чоры кыш башына кадәр дәвам иткән. Комбайнында ул көнбагыш суктырган һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешкән.
Кышкы чорда механизатор техника ремонтлау белән мәшгуль. Ял итәргә вакыт калмый да диярлек, чөнки алда җаваплы чор - язгы эшләр көтә.
Нет комментариев