Антонина Ефимовна Чепелева шул көннәрдә туган көнен билгеләп үтте.
Аның туксан яшьлек юбилеена җитәкчеләр - район башлыгы Камил Гилманов һәм Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев килде. Камил Гилманов сугыш һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәт куйганы өчен тыл хезмәтчәненә рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иминлек теләде, РФ Президенты Владимир Путиннан...
Антонина Ефимовна Чепелева шул көннәрдә туган көнен билгеләп үтте.
Аның туксан яшьлек юбилеена җитәкчеләр - район башлыгы Камил Гилманов һәм Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгы Сергей Елисеев килде. Камил Гилманов сугыш һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәт куйганы өчен тыл хезмәтчәненә рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иминлек теләде, РФ Президенты Владимир Путиннан адреслы тәбрикләү хатын укыды, гөлләмә һәм бүләк тапшырды.
Юбиляр тормыш юлында авырлыкларны аз күрми. Антонина Кәкре Күл авылында туа һәм гомер юлын биредә үткәрә. Гаиләдә алар бишәү булалар. Әтиләрен фронтка алалар. Төпчек сеңлесе ачлыктан, авырудан үлеп китә. Антонина ун яшеннән колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. Башта мәктәптә җыештыручы булып эшли.
- Ул вакытта мәктәпне утын ягып җылыта иделәр. Укучылар килгәнче мичкә ягып, күмер исе бетсен өчен, иртәнге сәгать дүрттән торып эшкә бара идем, - дип искә алып сөйләде юбиляр. - Аннан соң җыештырырга тотына идек, ә кичен икенче көнне иртән килеп мичкә ягар өчен утын хәзерләдек. Утынны үзебез үгез җигеп алып кайта, кисә, яра идек.
Аннан соң совхозда көч куя. Лаеклы ялга кирпеч заводыннан китә.
Авылдашы Леонидка кияүгә чыгып, өч балага гомер бирәләр. Бердәнбер кызы бала чагында ук якты дөньядан китә. 2005 елда йорт хуҗасы да бакыйлыкка күчкән. Хәзер исә Антонина Ефимовнаның ике улы исән-сау, берсе Кәкре Күлдә, икенчесе Чиләбе шәһәрендә яши. Алты оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Ул оныгы һәм аның гаиләсе белән яши.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, юбилярның зиһене дә әйбәт, күзләре дә яхшы күрә. Җәй көне үзенең йортында яшәсә дә, кышны оныгында чыга. Ул авыл, районның җәмәгать тормышы белән актив кызыксына.
Нет комментариев