Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Матур киләчәккә өмет итеп яшәгәннәр

Яңа Ибрай авылында кабат истәлекле вакыйга булды. Биредә гомер кичерүче хезмәт ветераны Зәкия Гафиятова 90 яшен тутырды. Аны котларга Гафиятовлар өенә районнан мәртәбәле кунаклар килде. - Хөрмәтле Зәкия Кыям кызы, Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз! - дип мөрәҗәгать итте тантана гаеплесенә район башлыгы Камил Гилманов. - Сезгә сәламәтлек, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгызны...

Яңа Ибрай авылында кабат истәлекле вакыйга булды.
Биредә гомер кичерүче хезмәт ветераны Зәкия Гафиятова 90 яшен тутырды. Аны котларга Гафиятовлар өенә районнан мәртәбәле кунаклар килде.
- Хөрмәтле Зәкия Кыям кызы, Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз! - дип мөрәҗәгать итте тантана гаеплесенә район башлыгы Камил Гилманов. - Сезгә сәламәтлек, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгызны шатландырып тагын озак еллар яшәвегезне телим. Авыр елларда сез җәмгыятебез иминлеге өчен фидакарь хезмәт куйгансыз, барысына да түзгәнсез, сынмагансыз, сыгылмагансыз. Бүген бәйрәмегез уңаеннан ихлас теләкләрне кабул итегез.
Район җитәкчесе Зәкия Кыям кызына РФ Президенты Владимир Путинның өлкән буын кешеләренә юллаган котлау хатын ирештерде, гөлләмә, һәм күчтәнәчләр тапшырды. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров та юбиляр әбине бәйрәме белән тәбрикләделәр. Тантаналы тәбрикләүләрдән соң сүз үтелгән гомер юллары турында барды.
Бу тыйнак хатын-кызның бөтен гомере туган авылында үткән (1947 елдан 1952 елга кадәрге торф эшкәртүдә узган елларны исәпкә алмаганда). Ул Яңа Ибрай авылында туып үсә. Үсмер чагында ук ятим кала, күпме әрнү-хәсрәт кичерергә туры килә. Яшьтәшләре кебек колхозда бил бөгә, иң авыр эшләрне башкара. 1953 елда авыл егете Исхак Гафиятовка тормышка чыга. Ир белән хатын бер кыз һәм өч ул тәрбияләп үстерәләр. Бөтен көчләрен колхозда хезмәт итүгә бирәләр.
- Без ул вакытта авырлыклар турында уйлап та карамадык, - дип искә ала Зәкия Кыям кызы. - Бар булганына шөкер итеп, матур тормыш килер дип өмет итеп яшәдек. Һәм ул килде дә, бүген бик әйбәт тормышта яшибез, барысы да бар, бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермибез.
Ветеран яраткан гаиләсе, якыннары - ире, төпчек улы һәм килене, оныклары янәшәсендә гомер кичерә. Оныклары бу йортта туып-үсеп таралышканнар инде. Өлкән балалары, оныклары да һәрдаим кайтып, игътибар һәм кайгырту күрсәтеп торалар.
Бүгенге көндә ветеран, элеккеге елларда хыялланган имин, җитеш, матур тормышта яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев