Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ул җиңүчеләр буыныннан

Раштуа алдыннан хезмәт ветераны Анастасия Константинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иртәдән үк ул күтәренке кәеф белән рәсми кунакларны көтә башлады. Ә алар күчтәнәчләр, чәчәкләр белән килеп тә җиттеләр. - Хөрмәтле Анастасия Васильевна, юбилей көнендә ихлас йөрәктән чыккан котлауларны кабул итегез! - дип мөрәҗәгать итте ветеранга район башлыгы Камил Гилманов....

Раштуа алдыннан хезмәт ветераны Анастасия Константинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Иртәдән үк ул күтәренке кәеф белән рәсми кунакларны көтә башлады. Ә алар күчтәнәчләр, чәчәкләр белән килеп тә җиттеләр.
- Хөрмәтле Анастасия Васильевна, юбилей көнендә ихлас йөрәктән чыккан котлауларны кабул итегез! - дип мөрәҗәгать итте ветеранга район башлыгы Камил Гилманов. - Сез җиңү өчен, якты киләчәк өчен бернәрсәне дә жәлләмәгән буын вәкиле.
Район башлыгы РФ Президенты Владимир Путинның бәйрәм гаеплесенә юлланган котлау хатын укыды, чәчәкләр, күчтәнәчләр һәм бүләкләр тапшырды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов та ветеранны кайнар котладылар.
- Рәхмәт сезгә, миңа шундый хөрмәт күрсәтерләр дип һич уйламаган идем. Аллаһы Тәгалә сезгә дә исәнлек, бәхет һәм озын гомер бирсен, - дип белдерде ул.
Үтелгән гомер елларын хәтердә яңартканда, күз яшьләрсез дә булмады. Ул Яңа Тимошкино авылында туып үсә. Ул вакытта районда кукуруз үстерә башлыйлар гына әле. Кунаклар белән аралашканда ул иптәш кызлары белән Нурлаттан, моңа кадәр күз күрмәгән, бөтенләй таныш булмаган кукуруз орлыгы алып кайтуларын искә алып сөйләде. Алар аны кул белән үзләре чәчәләр һәм печән кырына эшкә йөри башлыйлар. Ә печән өсте тәмамлану белән кукуруз кырына килсәләр - кеше буйлы үскән үләнне күреп нык гаҗәпләнәләр.
Анастасия Васильевна озак вакыт колхозда сыер савучы булып эшли, шикәр чөгендере эшкәртә. Авылдашы, элеккеге фронтовикка кияүгә чыга. Балалар тәрбияләп үстерәләр, инде оныкчыклары үсеп килә. 1983 елда тол кала. Соңгы 7 елда ул Аксубайда гомер итә - сугыш толы буларак аңа дәүләт фатир биргән. Ветеран яхшы шартларда яши, балалары, оныклары һәрдаим килеп хәлен белешеп торалар. Юбилей көнендә балалары, оныклары, бертуганнарының балалары якын кешеләре өчен чын тантана әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев