Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тәрбияче уеннар уйлап таба
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә "Колобок" балалар бакчасы тәрбиячесе Валентина Лодоркина хәзерге заман технологияләрен куллана. - Үз эшемдә мин сәламәтлекне сакларга ярдәм итүче технологияләрне кулланырга тырышам, - дип фикерләре белән бүлеште тәрбияче. - Кече төркемнән үк сабыйларны авызны чайкарга, елның җылы вакытында җирдә, чирәмдә, массаж җәймәләрендә яланаяк йөрергә...
-
Гаиләләргә ярдәм – ул Татарстан фәлсәфәсе
Татарстанда балаларның дөньяга килүе һәм аларга тәрбия бирүдә уңайлы шартларны тәэмин иткән куәтле күпкырлы система төзелгән. Яшь буынга инвестиция - ул барлык Татарстан дәүләт сәясәтенең стратегик линиясе, республиканың киләчәк иминлеге һәм уңыш нигезе. Заманча балалар бакчалары һәм мәктәпләр, түгәрәкләр һәм секцияләрнең киң челтәре, гаиләләргә һәм балаларга нәтиҗәле социаль ташламалар системасы...
-
БДИ нәтиҗәләре буенча рейтинг
Белем бирү оешмалары Рус теленнән БДИ Математика (профиль) БДИ Математика (база) БДИ Югары балл туплаучылар өлеше Иске Ильдеряк 82,4 58,8 5,0 20,83 3нче Аксубай мәктәбе 73,8 62,5 4,5 12,37 2нче Аксубай мәктәбе 80,3 62,7 4,1 21,15 Сөнчәле 78,6 56,7 4,0 19,05 Кәкре Күл 70,5 41,8 4,5 5,25 Иске Ибрай 66,0...
-
Беренче кыңгырау чыңлады
Район мәктәпләрендә Белем көне уңаеннан тантаналы линейкалар үтте. Быел мәктәпләр 3161 укучыга үз ишекләрен ачты. 299 бала тәүге тапкыр парта артына утырды. Алар өчен бу көн, әлбәттә инде, үтә дулкынландыргыч булды. Район башлыгы Камил Гилманов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Алмаз Минеголов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә...
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Балаларга тәрбия һәм белем бирүгә саллы өлеш керткәне һәм озак еллар фидакарь хезмәт куйганы өчен Елена Дормидонтова (АЛ) "Белем бирү өлкәсендәге хезмәтләр өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Балаларга тәрбия һәм белем бирүгә саллы өлеш керткәне өчен Илона Альметкина (АЛ), Марс Бикулов (Иске Мокшино урта мәктәбе), Вячеслав Ипеев (Савгач урта мәктәбе),...
-
Мәктәпкә җыенырга булыш
Аксубай районында беренче сыйныфка баручы 33 балага хәйрия акциясе кысаларында букчалар тапшырылды. Портфельләр тапшыру тантанасында район башлыгы Камил Гилманов, мәгариф министры урынбасары Тимерхан Алишев, яшьләр эшләре һәм спорт буенча буенча министр урынбасары Алмаз Минеголов катнашты. Алар якынлашып килүче уку елы белән котладылар, акциянең билгеләнешенә басым ясадылар. - "Мәктәпкә җыенырга булыш!"...
-
Тәрбияләү максатларында
Татарстанда беренче республика яшь армиячеләр слеты үтте. Яр Чаллы шәһәренең "Родина-Мать" мемориаль комплексы янында узган тантаналы чарада Аксубай лицее укучысы Арсений Охотников катнашты. Республиканың 67 яшь армиячесе беренче тапкыр ант бирделәр. "Яшь армия" Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимаги хәрәкәте Россиянең оборона министры Сергей Шойгу инициативасы белән оештырылды. Бу фикерне...
-
Патриотлык абруй казана
Укучыларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте гражданлык активлыгы һәм патриотизм формалаштыруда өстенлекле юнәлеш алды. Тәрбия эшләре буенча районда узган август киңәшмәсендә дә шул турыда сөйләштеләр. Анда катнашучылар куркынычлылык төркемен ачыклау өчен социаль-психологик тестлаштыру үткәрү буенча эшне дәвам итәргә киңәш бирәләр. Массакүләмле спорт чараларында катнашучы укучылар санын арттырырга...
-
Районның төп киңәшмәсе
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар утырышында Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, район башлыгы Камил Гилманов, мәгариф бүлеге министры урынбасары Тимерхан Алишев, яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министр урынбасары Алмаз Минеголов, оешма җитәкчеләре, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре, укытучылар катнашты. "Белем бирү сыйфатын күтәрү - районның мәгариф системасын үстерүдә...
-
Лидерлар унлыгында
Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү сыйфатына бәя бирү рейтингында Аксубай районы 7 нче урында. Бу Яр Чаллыда узган балаларга өстәмә белем бирү тармагы хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секциясе утырышында билгеле булды. Секциянең пленар утырышы эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты. "Лидерлар унлыгына...
-
Төсле аланда
Иске Чуаш Адәмсуы авыл китапханәсе китапханәчесе Галина Харитонова китап укырга яраткан балаларны "Төсле алан"га чакырды. Чара бәйге-уен алымында узды. Баштан "Кояшкай" һәм "Салават күпере" дип аталган ике командага бүленгән балалар Әдәби аланда булдылар, анда алар балалар язучыларының исемнәрен һәм аларның әсәрләрен белүдә ярыштылар. Аннары өлкәнрәкләре "А" дан башланган исемнәр" һәм...
-
Уку елына бурычлар билгеләнә
Районда традицион август киңәшмәсе кысаларында укытучыларның секция утырышлары башлана. Дүшәмбе көнне - рәсем һәм чуаш теле, сишәмбедә татар теле һәм башлангыч сыйныфлар укытучыларының утырышы үтте. Секция эшендә районның гомуми белем бирү оешмалары мөгаллимнәре, мәгариф бүлеге методистлары катнашты. Кагыйдә буларак, анда укытучыларга грант ярдәме бирүгә бәйле федераль дәүләт белем бирү стандартын...
-
БДИне камилләштерүне хуплап
Бердәм дәүләт имтиханын камилләштерү буенча гражданнардан тәкъдимнәр җыю тәмамланды. Роспотребнадзорның рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, быел ege2017@obrnadzor.gov.ru махсус электрон тартмага йөздән артык тәкъдим җибәрелде. Аларның барысы да экспертлар тарафыннан игътибар белән тикшерелде. Аерым популярлык казанган тәкъдимнәргә нигезләнеп, БДИ порталында басылып чыккан сораштырулар төзелгән. Аксубайлылар атна агымында тәкъдим ителгән үзгәрешләрне хуплап тавыш...
-
Игътибар: «кадрда – китап»
Район китапханәчеләре бик күп кызыклы чаралар үткәрәләр. Шулар арасында зур күләмле "Кадрда китап" яшьләр квест уены катнашучылар хәтерендә озак сакланып калачак. Анда ун командада 80нән артык кеше катнашты. Уенда катнашучылар Аксубай үзәгенең төрле урыннарында урнаштырылган 16 тукталыш маршруты буенча хәрәкәт итте. Һәрберсендә әдәбиятны, тарихны белүгә, тапкырлыкка, иҗади якын килүгә һәм...
-
Барысы да түләнгән
Балалар бакчаларында яңа төркемнәр җыю башланды. Төрле уңайсыз хәлләр килеп чыкмасын өчен мәгариф бүлеге ата-аналарга нәрсә өчен түләргә түгеллеген аңлата. 1. Канцелярия әйберләре. Альбомнар, пластилин, буяулар, төсле карандашлар, төсле кәгазьләр һәм башка канцелярия товарлары балалар бакчаларын бюджеттан финанслау нормативларына кертелгән. 2. Эш дәфтәрләре. Эш дәфтәрләре - ул балалар бакчаларына бушлай...