Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпкә җыенырга булыш

Аксубай районында беренче сыйныфка баручы 33 балага хәйрия акциясе кысаларында букчалар тапшырылды. Портфельләр тапшыру тантанасында район башлыгы Камил Гилманов, мәгариф министры урынбасары Тимерхан Алишев, яшьләр эшләре һәм спорт буенча буенча министр урынбасары Алмаз Минеголов катнашты. Алар якынлашып килүче уку елы белән котладылар, акциянең билгеләнешенә басым ясадылар. - "Мәктәпкә җыенырга булыш!"...

Аксубай районында беренче сыйныфка баручы 33 балага хәйрия акциясе кысаларында букчалар тапшырылды.

Портфельләр тапшыру тантанасында район башлыгы Камил Гилманов, мәгариф министры урынбасары Тимерхан Алишев, яшьләр эшләре һәм спорт буенча буенча министр урынбасары Алмаз Минеголов катнашты. Алар якынлашып килүче уку елы белән котладылар, акциянең билгеләнешенә басым ясадылар.

- "Мәктәпкә җыенырга булыш!" проекты 2007 елдан эшли, - дип билгеләп үтте мәгариф министры вәкиле. - Бу максатларга 230 миллион сумнан артык акча тотылган. Быел республикада 45 меңнән артык бала беренче сыйныфка аяк баса. Аларның һәркайсы мәктәпкә шатланып барыр дип ышанам.

Исегезгә төшерәбез, проект республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси күзәтүе астында гамәлгә ашырыла. Һәр елны хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр акчасына меңләгән балага мәктәп кирәк-яраклары, киемнәр сатып алына. Бары тик 2015 елда гына Татарстанда проект ярдәме белән 11 меңнән артык укучыны мәктәпкә җыю мөмкин булды. Бу балалар аз керемле һәм күп балалы, әти-әниләре инвалид булган һәм авыр тормыш хәленә юлыккан гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев