Патриотлык абруй казана
Укучыларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте гражданлык активлыгы һәм патриотизм формалаштыруда өстенлекле юнәлеш алды. Тәрбия эшләре буенча районда узган август киңәшмәсендә дә шул турыда сөйләштеләр. Анда катнашучылар куркынычлылык төркемен ачыклау өчен социаль-психологик тестлаштыру үткәрү буенча эшне дәвам итәргә киңәш бирәләр. Массакүләмле спорт чараларында катнашучы укучылар санын арттырырга...
Укучыларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте гражданлык активлыгы һәм патриотизм формалаштыруда өстенлекле юнәлеш алды.
Тәрбия эшләре буенча районда узган август киңәшмәсендә дә шул турыда сөйләштеләр. Анда катнашучылар куркынычлылык төркемен ачыклау өчен социаль-психологик тестлаштыру үткәрү буенча эшне дәвам итәргә киңәш бирәләр. Массакүләмле спорт чараларында катнашучы укучылар санын арттырырга кирәк. Балаларны йөзәргә өйрәтүне оештыру тәкъдим ителде. Балалар хәрәкәтен үстерү, яңа сәламәтләндерү-спорт юнәлешләре потенциалын оптималь файдалану планлаштырыла.
Өстәмә белем бирүгә килгәндә, мәктәп практикасына 9нчы сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр һөнәри осталык буенча дүрт сәгатьлек программалар кертергә.
Эш барышында мәктәпләрнең тәрбия эшләре буенча рейтинг нәтиҗәләре тикшерелде. Монда укытучыларның да, укучыларның да бәйгеләрдә катнашуы, гражданлык-патриотик юнәлештәге чаралар исәбе һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларның минималь саны исәпкә алына. Рейтинг башында Аксубайның 3нче мәктәбе тора. Төп һәм башлангыч мәктәпләр арасында Чуаш Енорускиносы һәм Яңа Аксубай мәктәпләрендә тәрбия эше барыннан да яхшырак җайга салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев