Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Игътибар: «кадрда – китап»

Район китапханәчеләре бик күп кызыклы чаралар үткәрәләр. Шулар арасында зур күләмле "Кадрда китап" яшьләр квест уены катнашучылар хәтерендә озак сакланып калачак. Анда ун командада 80нән артык кеше катнашты. Уенда катнашучылар Аксубай үзәгенең төрле урыннарында урнаштырылган 16 тукталыш маршруты буенча хәрәкәт итте. Һәрберсендә әдәбиятны, тарихны белүгә, тапкырлыкка, иҗади якын килүгә һәм...

Район китапханәчеләре бик күп кызыклы чаралар үткәрәләр.

Шулар арасында зур күләмле "Кадрда китап" яшьләр квест уены катнашучылар хәтерендә озак сакланып калачак. Анда ун командада 80нән артык кеше катнашты. Уенда катнашучылар Аксубай үзәгенең төрле урыннарында урнаштырылган 16 тукталыш маршруты буенча хәрәкәт итте. Һәрберсендә әдәбиятны, тарихны белүгә, тапкырлыкка, иҗади якын килүгә һәм физкультура күнегүләренә бәйле сынаулар үтте. Хәтта чираттагы объектны табу өчен дә командаларга биремнәрне үтәргә туры килде. Мәсәлән, "тукталыш ике фамилияле һәйкәл янында урнашкан". (Бу, әлбәттә инде, Полоруссов-Щелеби). Ә үтеп баручылар чираттагы тукталышны эзләп йөгергән яшьләрне гаҗәпләнеп күзәттеләр. Сынауларның берсе - үтеп баручылар белән фонтан янында кино темасына интервью.

- Сезнең яраткан Совет чоры киносы нинди? Яисә, режиссер Бондарчукның нинди киноларын беләсез?

Көтмәгәндә бирелгән сораулардан югалып калган кешеләр тиз-тиз генә кино турында нәрсә белүләрен исләренә төшерә башладылар.

Чираттагы биремнең төгәлләнүен "селфи" хисаплары дәлилләде. Барлык район үзәген яулап алган әлеге уен вакытында чара өчен җаваплы булган Диләрә Сәлихованың телефонына нинди генә фотолар килмәде: очраклы әңгәмәдәш, полиция хезмәткәрләре белән, полиция машинасы фонында һ.б. Китапханә марафоны өч сәгать дәвам итте. Бөтен командалар да сынауларны лаеклы уздылар. Һәм Үзәк китапханә директоры Ирина Телешевадан бүләкләр - Дипломнар, Рәхмәт хатлары, истәлекле сувенирлар, ә иң мөһиме - күңелләрдән мәңге җуелмас тәэсирләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев