Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренче кыңгырау чыңлады

Район мәктәпләрендә Белем көне уңаеннан тантаналы линейкалар үтте. Быел мәктәпләр 3161 укучыга үз ишекләрен ачты. 299 бала тәүге тапкыр парта артына утырды. Алар өчен бу көн, әлбәттә инде, үтә дулкынландыргыч булды. Район башлыгы Камил Гилманов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Алмаз Минеголов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә...

Район мәктәпләрендә Белем көне уңаеннан тантаналы линейкалар үтте.

Быел мәктәпләр 3161 укучыга үз ишекләрен ачты. 299 бала тәүге тапкыр парта артына утырды. Алар өчен бу көн, әлбәттә инде, үтә дулкынландыргыч булды.

Район башлыгы Камил Гилманов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Алмаз Минеголов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина педагогларны, студентларны, укучыларны яңа уку елы башлануы белән котладылар. Алар Аксубай универсаль технологияләр техникумында һәм лицейда булдылар. Авыл хуҗалыгы һөнәрләре оешмалары республика рейтингында АТУТ 4 нче урында. Техникум педагоглары һөнәри белем бирү мөгаллимнәре өчен оештырылган бәйгеләрдә һәм грантларда катнашалар һәм боларның барысы да аларда һөнәри үсеш алуга һәм иҗади активлыкка кызыксыну уята. Техникумның өйрәнү хуҗалыгы уңыш алу буенча республикада беренче урынга чыкты. АТУТ уку елына әзерлек буенча финалчы булды. Быел техникумда 430 студент белем алачак, 210ы - беренче курс укучылары.

- Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның эшче һөнәрләрен сайлап, техникумда укуларын дәвам итүләре уңай күренешкә әйләнә бара, - дип билгеләп үтте Әминә Вәлиуллина. - Аларның 29 проценты Аксубай универсаль технологияләр техникумында укый.

Аксубай лицеенда 333 укучы укыячак. Беренче сыйныфка баручы 28 бала тантаналы линейкада игътибар үзәгендә булды. Алар тәүге шигырь юлларын дулкынланып укыдылар. Өлкән сыйныф укучыларыннан хәер-фатиха алып, көчле кул чабулар астында белем иленә атлап керделәр.

Камил Гилманов белем бирү оешмасын яңа уку елына лаеклы әзерләгәннәре өчен педагоглар коллективына һәм мәктәп директорына рәхмәтен белдерде.

- Укучыларга бары тик җиңүләр һәм уңышлар гына телим. Аларның илебезнең лаеклы киләчәге булуларына ышанам, - дип белдерде район җитәкчесе.

Тантаналы чыгышлардан соң, укучыларны дәресләргә чакырып, Беренче кыңгырау чыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев