Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гаиләләргә ярдәм – ул Татарстан фәлсәфәсе

Татарстанда балаларның дөньяга килүе һәм аларга тәрбия бирүдә уңайлы шартларны тәэмин иткән куәтле күпкырлы система төзелгән. Яшь буынга инвестиция - ул барлык Татарстан дәүләт сәясәтенең стратегик линиясе, республиканың киләчәк иминлеге һәм уңыш нигезе. Заманча балалар бакчалары һәм мәктәпләр, түгәрәкләр һәм секцияләрнең киң челтәре, гаиләләргә һәм балаларга нәтиҗәле социаль ташламалар системасы...

Татарстанда балаларның дөньяга килүе һәм аларга тәрбия бирүдә уңайлы шартларны тәэмин иткән куәтле күпкырлы система төзелгән.

Яшь буынга инвестиция - ул барлык Татарстан дәүләт сәясәтенең стратегик линиясе, республиканың киләчәк иминлеге һәм уңыш нигезе.

Заманча балалар бакчалары һәм мәктәпләр, түгәрәкләр һәм секцияләрнең киң челтәре, гаиләләргә һәм балаларга нәтиҗәле социаль ташламалар системасы - бу факторларның бөтенесе дә Татарстанда яшәүче ата-аналарга иртәгесе көнгә ышаныч белән карау мөмкинлеге бирә.

Соңгы елларда гаиләләр һәм балаларның актуаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән дистәләгән проект тормышка ашырылды. Күп балалы гаиләләр - аерым игътибар зонасында. Аларның саны елдан-ел арта бара. Аксубай районында өч һәм күбрәк балалары булган 520 гаилә бар.

ТКХ хезмәтләренә түләү буенча субсидияләр, лагерьләр һәм санаторийларга бушлай путевкалар тәкъдим итү, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә тукландыру - болар өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә күрсәтелгән социаль ярдәмнең тулы исемлеге түгел әле. Күп балалы гаиләләргә йорт җиткезү өчен җир участоклары тәкъдим итү буенча ПФОда Татарстан беренче урынны били. Бүгенге көндә Аксубай районында 227 гаилә җирне үз милкенә алган.

Республикада өстәмә программалар да эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла. ТР Президенты боерыгы белән биш һәм күбрәк балага гомер биргән һәм аларны лаеклы тәрбияләп үстергән әниләргә "Ана даны - Материнская слава" медале тапшыру расланды. Районда андыйларның саны - 46. Аксубайда иң үрнәк гаиләләрнең берсе - Зөфәровлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Аксубай районының имам мөхтәсибе булып тора. Тормыш юлдашы Гөлия Гомәр кызы белән Равил хәзрәт алты бала тәрбияләп үстерәләр. Өлкән уллары Хәсән механика белән мавыга. Хөсәен һәм Мөхәммәт - кикбоксинг, Кәримә йөзү белән шөгыльләнәләр. Юныс беренче сыйныфка гына бара әле. Иң бәләкәйләре Сәидәгә - бер яшь.

- Күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме сизелеп тора, - дип сөйли Равил хәзрәт. - Безнең балаларыбыз спорт секцияләренә, иҗади түгәрәкләргә бушлай йөриләр, лагерьләрдә ял итәләр.

Гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү, үсеп килүче буынны төрле яклап кайгырту - ул дәүләт сәясәте генә түгел, бу Татарстан фәлсәфәсе. Ул күп гасырлы йолаларга һәм Татарстан халкының әхлаки принципларына нигезләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев