Төсле аланда
Иске Чуаш Адәмсуы авыл китапханәсе китапханәчесе Галина Харитонова китап укырга яраткан балаларны "Төсле алан"га чакырды. Чара бәйге-уен алымында узды. Баштан "Кояшкай" һәм "Салават күпере" дип аталган ике командага бүленгән балалар Әдәби аланда булдылар, анда алар балалар язучыларының исемнәрен һәм аларның әсәрләрен белүдә ярыштылар. Аннары өлкәнрәкләре "А" дан башланган исемнәр" һәм...
Иске Чуаш Адәмсуы авыл китапханәсе китапханәчесе Галина Харитонова китап укырга яраткан балаларны "Төсле алан"га чакырды.
Чара бәйге-уен алымында узды. Баштан "Кояшкай" һәм "Салават күпере" дип аталган ике командага бүленгән балалар Әдәби аланда булдылар, анда алар балалар язучыларының исемнәрен һәм аларның әсәрләрен белүдә ярыштылар. Аннары өлкәнрәкләре "А" дан башланган исемнәр" һәм "Бакча җимешләре" ребусларын чиштеләр, ә кечерәкләре "Хайваннарны ашат" лабиринтын үттеләр, кадрлар буенча яраткан киноларны һәм мультфильмнарны таныдылар. Быелгысы 2016 ел - ТРда Су зоналарын саклау елы булганлыктан, балалар сәяхәт иткән алдагы алан экология аланы булды: балалар Адәм елгасы ярларын чүп-чардан арындыруда актив катнаштылар.
Аннары чарада катнашучылар Спорт аланына килеп чыктылар, төрле спорт ярышларында көч сынаштылар: җәядән ук аттылар, тупны боҗрага керттеләр һ. б.лар. Бу ярышлар Рио-де-Жанейро шәһәрендә узган XXXI җәйге Олимпия уеннарына багышланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев