Барысы да түләнгән
Балалар бакчаларында яңа төркемнәр җыю башланды. Төрле уңайсыз хәлләр килеп чыкмасын өчен мәгариф бүлеге ата-аналарга нәрсә өчен түләргә түгеллеген аңлата. 1. Канцелярия әйберләре. Альбомнар, пластилин, буяулар, төсле карандашлар, төсле кәгазьләр һәм башка канцелярия товарлары балалар бакчаларын бюджеттан финанслау нормативларына кертелгән. 2. Эш дәфтәрләре. Эш дәфтәрләре - ул балалар бакчаларына бушлай...
Балалар бакчаларында яңа төркемнәр җыю башланды.
Төрле уңайсыз хәлләр килеп чыкмасын өчен мәгариф бүлеге ата-аналарга нәрсә өчен түләргә түгеллеген аңлата.
1. Канцелярия әйберләре. Альбомнар, пластилин, буяулар, төсле карандашлар, төсле кәгазьләр һәм башка канцелярия товарлары балалар бакчаларын бюджеттан финанслау нормативларына кертелгән.
2. Эш дәфтәрләре. Эш дәфтәрләре - ул балалар бакчаларына бушлай тәкъдим ителгән уку әсбаплары.
3. Көнкүреш химиясе һәм хуҗалык товарлары.
4. Уенчыклар. Өйрәнү, уен чараларына түләүгә һәм уенчыклар сатып алуга балалар бакчалары финанслау нормативларына нигезләнеп җирле бюджеттан субвенция ала.
5. Түләүле хезмәтләр. Балалар бакчаларында ата-аналарга өстәмә занятиеләр тәкъдим итәләр. Мәсәлән, хореография. Әлеге хезмәт мәҗбүри түгел. Кагыйдә буларак, түләү килешүгә нигезләнә һәм хезмәткә түләү турында квитанция бирелә.
6. Сак хезмәте. Балалар бакчаларында иминлекне саклау өчен барлык шартлар тудырылган.
7. Ремонт. Биналар төзеклеген күзәтү җирле бюджет хисабына гамәлгә ашырыла.
- Мәгариф учреждениеләрендә акча таләп итүнең теләсә нинди очракларында 2-92-52 "кайнар линия" телефоны буенча Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлегенә хәбәр итегез, - дип ассызыклады мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев