Хезмәтләрен хөрмәтләп
Балаларга тәрбия һәм белем бирүгә саллы өлеш керткәне һәм озак еллар фидакарь хезмәт куйганы өчен Елена Дормидонтова (АЛ) "Белем бирү өлкәсендәге хезмәтләр өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Балаларга тәрбия һәм белем бирүгә саллы өлеш керткәне өчен Илона Альметкина (АЛ), Марс Бикулов (Иске Мокшино урта мәктәбе), Вячеслав Ипеев (Савгач урта мәктәбе),...
Балаларга тәрбия һәм белем бирүгә саллы өлеш керткәне һәм озак еллар фидакарь хезмәт куйганы өчен Елена Дормидонтова (АЛ) "Белем бирү өлкәсендәге хезмәтләр өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Балаларга тәрбия һәм белем бирүгә саллы өлеш керткәне өчен Илона Альметкина (АЛ), Марс Бикулов (Иске Мокшино урта мәктәбе), Вячеслав Ипеев (Савгач урта мәктәбе), Мәрьям Шакирова (Аксубайның 2нче мәктәбе) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирүгә өлеш керткәне өчен Ирина Беженцева ("Ләйсән" балалар бакчасы) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Наталья Воронинага (Кәкре Күл урта мәктәбе), Нина Красновага (3нче мәктәп), Галина Хуҗиәхмәтовага (3нче мәктәп) "Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре" исемнәре бирелде. Ирина Матвеева (Иске Үзи мәктәбе) РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев