Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Укытучылар өчен агрокласс
Аксубайның 2 нче мәктәбендә психологлар һөнәри яраклашу эшен җитәкләүчеләр белән тренинг үткәрделәр. Мәшгульлек үзәге "Татарстанның аграр яшьләре" иҗтимаги Төбәк оешмасы белән берлектә "Агрокласс" проектын гамәлгә ашыра. Ул мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар арасында авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Проектның максаты - балалар һәм яшьләр арасында авыл хуҗалыгы хезмәтчәненең абруен күтәрү....
-
Үзенчәлекле ял көннәре
Аксубайның "Мөстәкыйль балалары" профильле сменада катнаштылар. "SаMоSтоятельные дети" проекты базасы булып Аксубайның 2 нче мәктәбе тора. Бу мәктәп активистлары Диләрә Сорурова һәм Екатерина Федосеева республика профиль сменада катнаштылар. Мәгариф һәм фән министрлыгыннан чакырылган кунаклар чыгыш ясаган "Һәрвакыт булсын иртә" сменасының тантаналы ачылышы программага старт бирде. Программа кысаларында балалар мастер-классларда, спорт-танып...
-
Акча җыюга каршы көрәшәләр
Мәгариф бүлегендә коррупциягә каршы көрәш советы утырышы булып үтте. Бүлектә барлык белем бирү оешмалары җитәкчеләре җыелды. Алар алдында коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова чыгыш ясады. Ул республикада үткән коррупциягә каршы көрәш утырышы турында сөйләде. Әлеге утырышта ул район башлыгы белән бергә катнашты. Киңәшмә Президент Рөстәм Миңнеханов...
-
Укытучылар БДИ тапшырачак
Ноябрь аенда фән укытучыларын диагностик тестлаштыру көтә. Өлкә вәкилләре аңлатканча, укытучыларны тестлаштыру аларга үз фәннәре буенча белемнәрен тулыландыру максатында үткәрелә. Беркем дә, шул исәптән мәктәп администрациясе дә, укытучыларның тестлаштыру нәтиҗәләрен нинди дә булса бердәм карарлар чыгару өчен тикшермәячәк. Тестлар укытучыларга методик ярдәм рәвешендә генә үткәрелә. Чыгарылыш укучыларына белем биргән укытучы...
-
Аксубай буйлап автобус “атлап” йөрде
Сентябрьнең соңгы атнасы балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау атнасы буларак истә калды. Аның кысаларында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында укучылар һәм нәниләр белән әңгәмәләр алып барылды, ата-аналар җыелышлары үтте, имин юл хәрәкәте почмакларындагы мәгълүматлар яңартылды. Балаларны һәм укучыларны утны кире кайтара торган элементлардан дөрес файдаланырга өйрәттеләр. 3 нче мәктәп һәм Иске Ильдеряк...
-
Республикада иң яхшылар
Аксубай укытучылары "Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" грантын яуладылар. 50 мең сумлык грантны түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр алды: "Тәрбия эшендә иң яхшы методист" - РОО методисты Гөлкәй Хәйруллина, "Туристлык-туган якны өйрәнү юнәлеше" - Иске Үзи мәктәбенең өстәмә белем бирү укытучысы Борис Захаров, "Социаль-педагогик юнәлеш" - Аксубайның...
-
Интернет челтәрендә иминлек өчен
27 октябрьдән район мәктәпләрендә Интернет челтәрендә иминлек буенча Бердәм дәресләр уздырылачак. Бердәм дәрес кибериминлек дәрәҗәсен арттыруга, ата-аналар һәм педагогия җәмәгатьчелегенең Интернет челтәрендә балалар иминлеге проблемасына игътибарын көчәйтүгә һәм укучыларда санлы белемлелекне үстерүгә юнәлдерелгән. Шул дәресләргә юристларны, прокуратура вәкилләрен һәм ата-аналарны чакыру карала. Кеше хокуклары буенча вәкил ярдәмчесе Тәнзилә Габдрахманова һәм...
-
Бер көндә дүрт бәйрәм
Аксубай универсаль технологияләр техникумында бер көндә дүрт бәйрәмне - Халыкара өлкәннәр көнен, Укытучылар көнен, Һөнәри техник белем бирү хезмәткәрләре көнен һәм Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмчә әзерләнгән табын артында районда һөнәри техник белем бирүгә нигез салучы ветераннар, техникум коллективы һәм күп кенә абруйлы кунаклар җыелган иде. - Бу...
-
Сәләт ачыла
25 октябрь, сишәмбе көнне, 12 сәгатьтә Аксубайның 3 нче мәктәбендә "Сәләт" клубы рәсми рәвештә ачылачак. Фото: i1.tatar-inform.ru
-
Укучылар РУХ слетында катнаштылар
Аксубай Россия укучылар хәрәкәте Татарстан төбәге бүлегенең II слетында катнашты. Анда 50гә якын "пилотлы" мәктәпләрдән килгән укучылар һәм аларның педагог-оештыручылары җыелды. Слетның төп нигезе булып мәгълүмати-медияле юнәлеш сайланган иде. Аксубай районын Аксубайның 3 нче гомуми белем бирү мәктәбе активистлары Екатерина Копанева, Максим Филиппов һәм педагог-оештыручы Елена Селиванова тәкъдим итте. Алар...
-
Республикада алтынчы урында
Мәгариф хезмәткәрләре ел саен уздырылган Спартакиададан кайттылар. Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финал этабы Саба районында үтте. Безнең район данын 28 катнашучыдан торган команда яклады. Спартакиада программасына җиңел атлетика эстафетасы, озынлыкка сикерү, ату, аркан тартышу һәм спортның башка төрләре керде. Спартакиада нәтиҗәләре буенча безнең команда алтынчы гомумкоманда урынын яулады. Иске Ибрай...
-
Яшь гражданнар форумы
Халыклар дуслыгы йортында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән ике елга бер тапкыр үткәрелә торган Яшь гражданнар форумы ачылуы тантанасы үтте. Безнең районны Аксубай лицеенда укучы Алина Игушкина һәм Ксения Крайнова тәкъдим иттеләр. 5 көн эчендә форум катнашучылары белән бергә безнең кызлар төрле секцияләрдә проблемаларны чиштеләр, безнең Республикадагы...
-
Үрнәк алу өчен
Мәктәпләрдә патриотик рухта тәрбияләүгә аеруча да зур игьтибар бирелә. Савгач мәктәбендә иң күренеп торган урында стенд урнаштырганнар. Монда авылда туып үскән егетләрнең һәм бүгенгесе көндә РФның Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән солдатларның фоторәсемнәре һәм кыскача биографияләре тәкъдим ителгән. Аларга карап мәктәп укучылары өлкән иптәшләре өчен горурлык хисе кичерәләр.
-
Грант булды!
Татарстанда Аграр Яшьләр Берләшмәсе (АЯБ) Мәктәбе активы оештырылды. Чара "2014-2020 елларга Татарстан Республикасының авыл яшьләре" программасы кысаларында оештырылды. Бу чарага Татарстан Республикасы яшьләрен тәкъдим итүче 100 якын авыл яшьләре вәкилләре килде. Алар - 18 дән 35 яшькәчә ТР АяБның район бүлекләре активистлары һәм җитәкчеләре. Мәктәпнең ачылу тантанасы ТРның Авыл хуҗалыгы...
-
Заряга – мәктәп автобусы!
Заря поселогына мәктәп автобусы килүен Заря халкы шатланып каршы алды. Авыл уртасына Савгач урта мәктәбе укучылары, Урмандеево мәктәп-балалар бакчасы комплексы тәрбияләнүчеләре һәм аларның ата-аналары җыелган иде. Монда барысы да бәйрәмчә: җилдә Татарстан әләме һәм төсле шарлар җилфердәде. Җыелучылар көтеп алынган вакыйгага шатланып туя алмауларын яшермәделәр дә. Иртәнге сәгать 7.50дә автобус...