Укытучылар өчен агрокласс
Аксубайның 2 нче мәктәбендә психологлар һөнәри яраклашу эшен җитәкләүчеләр белән тренинг үткәрделәр. Мәшгульлек үзәге "Татарстанның аграр яшьләре" иҗтимаги Төбәк оешмасы белән берлектә "Агрокласс" проектын гамәлгә ашыра. Ул мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар арасында авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Проектның максаты - балалар һәм яшьләр арасында авыл хуҗалыгы хезмәтчәненең абруен күтәрү....
Аксубайның 2 нче мәктәбендә психологлар һөнәри яраклашу эшен җитәкләүчеләр белән тренинг үткәрделәр.
Мәшгульлек үзәге "Татарстанның аграр яшьләре" иҗтимаги Төбәк оешмасы белән берлектә "Агрокласс" проектын гамәлгә ашыра. Ул мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар арасында авыл хуҗалыгы һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Проектның максаты - балалар һәм яшьләр арасында авыл хуҗалыгы хезмәтчәненең абруен күтәрү.
Һөнәри яраклашу эшен җитәкләүче укытучылар һәм тәрбиячеләр көн дәвамында квалификацияле педагоглардан тренинглар алдылар. Аларга үзләренең эшләрендә нинди уеннарны кулланырга кирәклеген аңлаттылар. Шул рәвешле педагогларның әлеге тренинг-уеннарны белем бирү учреждениеләрендә үткәрүләре күздә тотыла. Һәр мәктәп укучысы яки мәктәпкәчә яшьтәге бала тренингта катнашып, авыл хуҗалыгы белгече, хезмәт һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәне роле турындагы мәгълүматлар чагылыш тапкан кыстыргычлар, ручкалар, дәфтәрләр, магнитлар, пазллар тупланмасын ала. Педагоглар һөнәрләр турындагы видеотасмалар һәм методик эшләнмәләр белән флешкалар алдылар инде. "Кояшкай" балалар бакчасына ферма, басу, бакча рәсемнәре төшерелгән уен тупланмалары тапшырылган.
Тренингларда район башлыгы Камил Гилманов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина да катнашты. Алар чараның һәм тулаем проектның файдалы булуын искәрттеләр.
- Балаларга һөнәрләрне уен алымында тәкъдим итәләр, алар бер мәлгә сыер савучы, комбайнчы, агрономнарга әвереләләр. Шулай итеп балаларда тармак һөнәрләре турында күзаллау, АПК белгечләре хезмәтенең мөһимлеген һәм кыйммәтен аңлау хисләре пәйда була. Ә бу безнең район өчен бик тә мөһим, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов.
"Агрокласс" проекты Татарстанның бары тик ике - безнең һәм Кайбыч районнарында гына гамәлгә ашырыла. Аның гомуми бюджеты - 244 мең сум. Анда 1700 кеше катнашыр дип көтелә.
- Мондый тренинг-уеннар аграр белгечлекләр турында күбрәк белергә ярдәм итә һәм аларга карата кызыксыну уята, - дип ышандырды Мәшгульлек үзәге директоры Иван Маклаков. - Бүген педагогларга мастер-класслар бирдек. Алар балалар белән уеннар үткәрәчәк. Алдагысы этап - Казанга һөнәрләр шәһәрчегенә бару.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев