Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бер көндә дүрт бәйрәм

Аксубай универсаль технологияләр техникумында бер көндә дүрт бәйрәмне - Халыкара өлкәннәр көнен, Укытучылар көнен, Һөнәри техник белем бирү хезмәткәрләре көнен һәм Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмчә әзерләнгән табын артында районда һөнәри техник белем бирүгә нигез салучы ветераннар, техникум коллективы һәм күп кенә абруйлы кунаклар җыелган иде. - Бу...

Аксубай универсаль технологияләр техникумында бер көндә дүрт бәйрәмне - Халыкара өлкәннәр көнен, Укытучылар көнен, Һөнәри техник белем бирү хезмәткәрләре көнен һәм Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.

Бәйрәмчә әзерләнгән табын артында районда һөнәри техник белем бирүгә нигез салучы ветераннар, техникум коллективы һәм күп кенә абруйлы кунаклар җыелган иде.

- Бу коллективта лаеклы кешеләр эшли, чөнки иң авыр вакытларда да алар үзләренең коллективына, районга тугры калдылар, күбесе укытучылар һәм осталар булып 25-30 ел хезмәт иттеләр, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Бүген техникум яңа дәрәҗәгә күтәрелде, ләкин дистәләгән еллар элек салынган нигезләр һәм гореф-гадәтләр үзгәрешсез калды. Җитәкченең һәм команданың кешелеклелек сыйфаты монда иң зур рольне башкара.

Район башлыгы АТУТта белем бирү процессы, тулаем төзекләндерү, материаль-техник базаны ныгыту өчен дә бик күп эшләр башкарылганын билгеләп үтте.

- Безнең коллектив Татарстан Президентына һәм район җитәкчелегенә белем бирү учреждениесенә ярдәм иткәннәре өчен бик рәхмәтле. Безне президент программалары урап үтмәде - быел ферма төзекләндерелде, спорт мәйданчыгы төзелде, - дип бүлеште кунаклар белән техникум директоры Фәрхат Аюпов. - Без яңа газ казанын эшләтеп җибәрдек, тулай торак түбәсен яптык, әкренләп төзекләндерү эшләре алып барабыз, территорияне ямьләндерү белән шөгыльләнәбез. Безнең алда зур бурыч - ресурслар үзәге, тагын да нәтиҗәлерәк аграр колледж булдыру тора. Һәм без бу эшләрне дә башкарып чыгачакбыз. Безнең планнар күп, киләсе елда базада автодром төзеләчәк. Без техникум территориясендә ачык мини-футбол мәйданчыгы булуын телибез.

Аксубай техникумы район чикләрендә дә билгеле. Күптән түгел ул башкалабызда узган ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итеп үзен танытты. Безнең техникум үзебезнең һәм күрше районнар җитәкчеләре өчен белем учагы булып тора. Район башлыгы да хезмәт биографиясен шушы коллективта башлаган, директор үзе дә монда беренче эшче һөнәрен алган. Кунаклар һәм җитәкче бәйрәм дәвамында техникумның авыл хуҗалыгы өчен "кадрлар коючы" укытучыларының "алтын фонды" турында очраклы гына сөйләмәделәр.

Бәйрәм уңаеннан уку йортының иң яхшы укытучылары һәм хезмәткәрләре бүләкләр алдылар. Укытучы Александр Лизунов РФнең Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Мөгаллимнәр Әсхат Шакиров, Ольга Елисеева, Валентина Енизеркина, методист Роза Сәхәбетдинова район башлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар. Алевтина Ендерюковага, Татьяна Ендерюковага, Людмила Харитоновага, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Геннадий Чернов, Сергей Ихтонов, Алексей Давыдов, Галина Савельева, Румия Гайсина, Анастасия Ласточкиналар район башкарма комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Бәйрәм ветераннарны хөрмәтләү, кунакларның котлаулары һәм бәйрәм концерты белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев