Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үзенчәлекле ял көннәре

Аксубайның "Мөстәкыйль балалары" профильле сменада катнаштылар. "SаMоSтоятельные дети" проекты базасы булып Аксубайның 2 нче мәктәбе тора. Бу мәктәп активистлары Диләрә Сорурова һәм Екатерина Федосеева республика профиль сменада катнаштылар. Мәгариф һәм фән министрлыгыннан чакырылган кунаклар чыгыш ясаган "Һәрвакыт булсын иртә" сменасының тантаналы ачылышы программага старт бирде. Программа кысаларында балалар мастер-классларда, спорт-танып...

Аксубайның "Мөстәкыйль балалары" профильле сменада катнаштылар.

"SаMоSтоятельные дети" проекты базасы булып Аксубайның 2 нче мәктәбе тора. Бу мәктәп активистлары Диләрә Сорурова һәм Екатерина Федосеева республика профиль сменада катнаштылар. Мәгариф һәм фән министрлыгыннан чакырылган кунаклар чыгыш ясаган "Һәрвакыт булсын иртә" сменасының тантаналы ачылышы программага старт бирде. Программа кысаларында балалар мастер-классларда, спорт-танып белү квест-уенда, күмәк сынау уенында катнаштылар. Балалар өчен "Үзем турында сөйлә!" иҗади күмәк эш, "Хәрәкәт - ул тормыш!" фит-батл, "Сәламәт булу модада!" диско-лекция, "Бөркетләр түгәрәге" җыр сәгате оештырылды.

- Сменада Татарстанның барлык районнарыннан килгән иң актив балалар катнашты, - дип фикерләре белән бүлештеләр кызлар. - Без лагерьдә төрле шәһәрләрдән "Мөстәкыйль балалар" проекты буенча иптәшләребез белән таныштык, тәҗрибә уртаклаштык, үзебез өчен бик күп файдалы белем алдык. Гомумән, ялларны бик күңелле һәм мавыктыргыч үткәрдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев