Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Акча җыюга каршы көрәшәләр

Мәгариф бүлегендә коррупциягә каршы көрәш советы утырышы булып үтте. Бүлектә барлык белем бирү оешмалары җитәкчеләре җыелды. Алар алдында коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова чыгыш ясады. Ул республикада үткән коррупциягә каршы көрәш утырышы турында сөйләде. Әлеге утырышта ул район башлыгы белән бергә катнашты. Киңәшмә Президент Рөстәм Миңнеханов...

Мәгариф бүлегендә коррупциягә каршы көрәш советы утырышы булып үтте.

Бүлектә барлык белем бирү оешмалары җитәкчеләре җыелды. Алар алдында коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова чыгыш ясады. Ул республикада үткән коррупциягә каршы көрәш утырышы турында сөйләде. Әлеге утырышта ул район башлыгы белән бергә катнашты. Киңәшмә Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында җитди формада үтте. Мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләренә аерым басым ясалды.

Эльмира Крайнова, республикада коррупциягә каршы көрәш буенча комплекслы эш алып барылуын билгеләп үтте. Казан, Яр Чаллы, Буа шәһәрләре һәм республиканың башка районнарындагы коррупция фактларына тукталды. Агымдагы елда коррупция темасына кагылышлы 600 дән артык мөрәҗәгать теркәлгән.

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ата-аналарны хәбәрдар итү өчен коррупциягә каршы көрәш темасына стендлар урнаштырырга кирәк. Мәгълүматлар белем бирү учреждениеләре сайтларында да яктыртылырга тиеш.

- Балалар бакчалары да тикшерүгә дучар булачак, - дип билгеләп үтте Эльмира Җәүдәт кызы. - Өлешчә бакчалар штатына кертелгән музыкаль белем бирү хезмәткәрләренең түләүле дәресләр оештыруына кагылышлы.

- Мәктәпләр һәм балалар бакчалары фондына акча җыю ата-аналар комитеты вәкаләтенә керми. Монда ата-аналарны үзләренең хокуклары һәм бурычлары, бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү тәртибе турында даими таныштырып тору өчен аңлату һәм профилактикалау эшләре үткәрү мөһим, - дип ассызыклады мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев