Заряга – мәктәп автобусы!
Заря поселогына мәктәп автобусы килүен Заря халкы шатланып каршы алды. Авыл уртасына Савгач урта мәктәбе укучылары, Урмандеево мәктәп-балалар бакчасы комплексы тәрбияләнүчеләре һәм аларның ата-аналары җыелган иде. Монда барысы да бәйрәмчә: җилдә Татарстан әләме һәм төсле шарлар җилфердәде. Җыелучылар көтеп алынган вакыйгага шатланып туя алмауларын яшермәделәр дә. Иртәнге сәгать 7.50дә автобус...
Заря поселогына мәктәп автобусы килүен Заря халкы шатланып каршы алды.
Авыл уртасына Савгач урта мәктәбе укучылары, Урмандеево мәктәп-балалар бакчасы комплексы тәрбияләнүчеләре һәм аларның ата-аналары җыелган иде. Монда барысы да бәйрәмчә: җилдә Татарстан әләме һәм төсле шарлар җилфердәде. Җыелучылар көтеп алынган вакыйгага шатланып туя алмауларын яшермәделәр дә. Иртәнге сәгать 7.50дә автобус транспорт мәйданында тукталды. Балалар артыннан беренче тапкыр мәктәп директоры Сергей Илюхин үзе килгән иде. Маршрут ачылу уңаеннан кечкенә генә митинг та уздырылды.
Заряга мәктәп автобусы рейсы ачылу Урмандеевога кадәр салынган автотрассадан Заряга илтә торган юлга вак таш салу аркасында мөмкин булды.
- Хәзер Заря поселогы укучыларының укуга, физик һәм иҗади үсешкә вакытлары күбрәк калачак, - дип билгеләде мәгариф учреждениесе җитәкчесе. - Уку шартлары яхшыру укучы балаларның мәктәп тормышында катнашуын һәм укуын яхшыртыр дип ышанабыз.
- Безнең поселокка кадәр юл салучыларга һәм мәгариф бүлегенә мәктәп автобусы юлы ачылуы өчен чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез, - дип белдерделәр укучыларның ата- аналары.
Хәзер мәктәптән өйгә кадәр юл алар өчен салкында да, яңгырда да, карда да ачык, ата-аналарның борчулары да кимрәк булыр. Иң мөһиме - яхшы билгеләргә генә укысыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев