Республикада алтынчы урында
Мәгариф хезмәткәрләре ел саен уздырылган Спартакиададан кайттылар. Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финал этабы Саба районында үтте. Безнең район данын 28 катнашучыдан торган команда яклады. Спартакиада программасына җиңел атлетика эстафетасы, озынлыкка сикерү, ату, аркан тартышу һәм спортның башка төрләре керде. Спартакиада нәтиҗәләре буенча безнең команда алтынчы гомумкоманда урынын яулады. Иске Ибрай...
Мәгариф хезмәткәрләре ел саен уздырылган Спартакиададан кайттылар.
Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финал этабы Саба районында үтте. Безнең район данын 28 катнашучыдан торган команда яклады. Спартакиада программасына җиңел атлетика эстафетасы, озынлыкка сикерү, ату, аркан тартышу һәм спортның башка төрләре керде. Спартакиада нәтиҗәләре буенча безнең команда алтынчы гомумкоманда урынын яулады. Иске Ибрай мәктәбенең физик культура укытучысы Рәис Бикушев гер күтәрүдә көмеш призер булды. Шулай ук мәгариф идарәләре (бүлекләре) җитәкчеләре арасында Спартакиада кысаларында "Хезмәт һәм оборонага әзер" (ГТО) нормаларын үтәү үткәрелде. Әминә Вәлиуллина барлык нормативларны да уңышлы тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев