Грант булды!
Татарстанда Аграр Яшьләр Берләшмәсе (АЯБ) Мәктәбе активы оештырылды. Чара "2014-2020 елларга Татарстан Республикасының авыл яшьләре" программасы кысаларында оештырылды. Бу чарага Татарстан Республикасы яшьләрен тәкъдим итүче 100 якын авыл яшьләре вәкилләре килде. Алар - 18 дән 35 яшькәчә ТР АяБның район бүлекләре активистлары һәм җитәкчеләре. Мәктәпнең ачылу тантанасы ТРның Авыл хуҗалыгы...
Татарстанда Аграр Яшьләр Берләшмәсе (АЯБ) Мәктәбе активы оештырылды.
Чара "2014-2020 елларга Татарстан Республикасының авыл яшьләре" программасы кысаларында оештырылды. Бу чарага Татарстан Республикасы яшьләрен тәкъдим итүче 100 якын авыл яшьләре вәкилләре килде. Алар - 18 дән 35 яшькәчә ТР АяБның район бүлекләре активистлары һәм җитәкчеләре. Мәктәпнең ачылу тантанасы ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узды.
Аксубай районын яшь мөгаллим Роберт Сәлахов тәкъдим итте.
- Безнең өчен бу 3 көн тәэсирләргә бик бай иде - оештыручылар ТР АЯБ тормышка ашырган проектлар һәм программаларга максималь рәвештә авыл яшьләрен дә кертергә дип үз алдына максат куйганнар. Шуңа күрә командада бердәм эшләү һәм ничек итеп үз алдыңа дөрес максат куеп аңа ирешү турында тренинглар уздырылды. Безне матур сөйләм осталыгына һәм социаль проектлаштыруга өйрәттеләр, беренчесе үз фикерләреңне дөрес итеп сөйләү өчен кирәк булса, икенчесе фикерләрне дөрес итеп кәгазьгә язу өчен мөһим. Чөнки проектны уңышлы башкарырга һәм якларга кирәк, - дип бүлеште Роберт. - Ә проект финанслау алганнан соң, чыгымнар буенча дөрес смета төзү кирәк. Безне шуларга да өйрәттеләр.
Мәктәп катнашучылары теорияне ничек үзләштергәннәрен тикшерү өчен, һәрберсенә үз проектын төзеп карарга куштылар. Һәм җиңүчеләр командасында кабат безнең район катнашучысы.
Кемдер проектларны еллар буе төзесә, Мәктәп активы укучылары проектларны бер тәүлектә генә төзеп тә бирделәр. Составында Кама аръягы төбәгеннән 7 район вәкилләре катнашты, тик безнең районнан Роберт Сәлахов командасы 200 мең сумлык грантка лаек булды.
- Безнең проект - ул Мәктәп активларын нәкъ менә авыл яшьләре өчен оештыру. Оста укытучылары киңәшләре һәм үз фикер- идеяләре белән авылга кайткан яшьләр, авылда тормыш шартларын яхшыртуга һәм яшьләр сәясәтен көчәйтүгә юнәлдерелгән проектларын авылларда башкара алачаклар. Грант ярдәмендә Аграр Яшьләр Берләшмәсе активистлары Мәктәп активын киләсе елда күрше Чистай районында оештырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев