Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
РУХ белән бергә чүгәлә
"Бердәмлек" балалар оешмасы һәм РУХ активистлары "Чүгәләү - сәламәтлек өчен файдалы" киң күләмле район акциясе үткәрделәр. "Син спортны яратасың, сәламәт яшәү рәвеше принципларына таянасың һәм бүләкләр яратасың икән, без синең әлеге акциядә катнашуыңа ышанабыз," - дигән сүзләр яңгырады мәктәп укучылары шигарендә. Бу көнне Россиянең башка меңләгән мәктәпләре укучылары бердәм күнегү...
-
Нәтиҗәле әзерлек өчен
Аксубай мөгаллимнәре республика семинарында катнаштылар. Ул Чистайда узды. Семинар педагоглар, методик берләшмә җитәкчеләре, укучыларны җәмгыять белеме буенча ГИА һәм БДИга әзерләү белгечләре өчен файдалы булды. Аның темасы: "Хәзерге заман мәктәбендә җәмгыять белеме фәне. Чыгарылыш укучыларын җәмгыять белеме буенча БДИга нәтиҗәле хәзерләү". Семинарда катнашучылар алдында педагогия фәннәре кандидаты, РАО белем бирү...
-
Волонтерлар хәрәкәтенә – яңа омтылыш
Аксубайда "Волонтер" Төбәкара ирекле хәрәкәт вәкилләре белән очрашу булды. Аксубай мәктәбе укучыларының волонтерлык хәрәкәтендәге белемнәре - Казанда узган Универсиадада ирекле ярдәм итүчеләр турындагы мәгълүмат, ә тәҗрибәләре ветераннарга хуҗалык эшләрендә ярдәм итү (очрактан очракка) белән чикләнде. Ә монда исә балалар алдында волонтерлар хәрәкәтенең киң күләмле кызыклы программасы ачылды. Катнашучыларны район башкарма...
-
Шүрәлене бәяләделәр
Безнең мәктәп укучысы "Габдулла Тукай әкиятләре герое" республика бәйгесендә бронза призер булды. "Декоратив-кулланма сәнгать әйберләре" номинациясендә Иске Ильдеряк мәктәбе укучысы Арина Краснова бәйгегә "Шүрәле" эшен тәкъдим итеп, өченче урынны алды.
-
Полициядә эшләүче әти-әнисенең рәсемнәрен ясаган
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстанда "Минем әти-әнием полициядә хезмәт итә!" балалар рәсем бәйгесенең төбәк этабына нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә Татарстан полициясе хезмәткәрләренең 6дан 14 яшькәчә балалары һәм Татарстан ЭЭМның шефлыгында булган Чистай балалар йортында тәрбияләнүчеләр тәкъдим иткән 150 эш каралды. Жюри иң яхшы 5 эшне билгеләде. Алар арасында Россия...
-
БДИ темалары билгеле
7 декабрь көнне чыгарылыш укучыларына БДИга рөхсәт бирүче инша язарга туры киләчәк. Темаларның 5 юнәлештәге исемлеге билгеле: "Аң һәм хис", "Намус һәм намуссызлык", "Җиңү һәм җиңелү", "Тәҗрибә һәм хаталар", "Дуслык һәм дошманлык". Темалар исемлеге - ябык, төбәкләр инша язу көнендә генә төрле юнәлештәге 5 тема белән конвертлар яки файллар алачак....
-
Сынау уздылар
3 нче Аксубай мәктәбендә укытучылар диагностик сынау узды. Сынауда 289 укытучы катнашты, шул исәптән 110 башлангыч сыйныфлар укытучылары да. Сынау ике сменада үтте: беренчесе сәгать 8дән төшкә кадәр (рус теле, химия, башлангыч сыйныфлар укытучылары), икенчесе - 13:00тән 16:00 сәгатькә кадәр (математика, физика, татар теле, җәмгыять белеме, тарих, биология, география, инглиз...
-
РУХның туган көнендә
Узган елның 29 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин "Россия укучылары хәрәкәте" Гомумроссия иҗтимаги-дәүләт балалар һәм яшүсмерләр оешмасын булдыру турында"гы Боерыкка кул куйган иде. Нәкъ менә бу көн оешманың федераль билгеләнештәге туган көне булып санала. Татарстан субъектта төбәк бүлеге булдыру турындагы карарны беренчеләрдән булып кабул итте. Аксубайның 3 нче мәктәбе -...
-
Каникулда да эшләделәр
Көзге каникул көннәрендә 3 нче Аксубай мәктәбе базасында Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре мәктәпләрнең өстәмә белем бирү укытучылары белән киңәшмәләр үткәрделәр. Үзәк хезмәткәрләре өч көн рәттән мөгаллимнәр белән семинарлар оештырдылар. Укучыларны исәпкә алуда электрон һәм кәгазь журналларны кертү, түгәрәк берләшмәләрендә балаларны шәхси исәпкә алуның пилот проектын куллану, өстәмә белем бирү...
-
Сынау үттеләр
Каникул вакытында укучылар төп дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр. Укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча бердәм республика сынавына әзерлек сыйфатын яхшырту максатларында, 3 ноябрьдә мәктәпләрдә 9 нчы сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча сынау өчен тестлаштыру үттеләр.
-
Лагерьләрдә ял иттеләр
Көзге каникул көннәрендә Аксубай районында 14 мәктәп каршында лагерьләр эшләде. Лагерьләрдә балалар иртәнге 8:30дан 14:30 сәгатькәчә булдылар, алар өчен ике тапкыр тукландыру оештырылды. Күп итеп җиләк-җимеш өләшенде, балалар бик канәгать булдылар. Укучыларны олимпиадага хәзерләү өчен профильле смена оештырылды. Занятиеләрдән тыш, кызыклы, мавыктыргыч һәм спорт-чаралары, квестлар үткәрелде. 31 октябрьдән 6 ноябрьгә...
-
Видеокамера астында дәрес
Пәнҗешәмбе көнне Аксубай мәктәпләренең 4, 6 һәм 8 сыйныф укучылары татар теленнән диагностик тестлаштыру үттеләр. Бу БДИ шикелле үтте: биремнәр конвертларда иде, өстәлләрдә - гельле ручкалар, процессны видеокамералар теркәде. Ләкин белемнәрне тикшерү процессы башка - балаларга билгеләр куелмаячак, ул шулай ук 5 нче сыйныфка күчү белән дә бөтенләй бәйле түгел....
-
Без – “Сәләт“тә, сәләт – бездә
Аксубайда тантаналы рәвештә "Сәләт" балалар иҗтимаги оешмасы ачылды. Әлеге хәрәкәт активисты Ләйлә Моратшина аның рәисе итеп билгеләнде. Тантана үткән 3 нче мәктәп укучылары кунакларны татар, рус, инглиз телендә сәламләделәр. Аннан соң флеш-моб күрсәттеләр, экскурсия үткәрделәр. Мәктәп фойесында талантларны тәкъдим итү булды. Сәләт - икенче төрле талант дигән сүз. Иҗтимаги хәрәкәтнең...
-
Яшь авиаинженер
Аксубай мәктәбе укучысы авиамодель фестивалендә җиңү яулады. Республиканың яшь авиамодельчеләре өчен фестиваль Югары Ослон районында очыш мәйданчыгында үтте. Александр Егоров - Аксубай лицее укучысы (ПДО җитәкчесе Дмитрий Горбатов) "Еракка ыргыта торган модельләр" номинациясендә шәхси зачетта җиңү яулады. Фото: edu.tatar.ru
-
Волонтерлар ветеранга ярдәм итте
Аксубайда волонтерлар хәрәкәте актив эшли. Балалар өлкән кешеләргә беренче ел гына ярдәм итми. Күптән түгел 2 нче мәктәп укучылары Аксубайның Мактаулы гражданины, ветеран-педагог Николай Янилкинга булыштылар. Укучылар Николай Андреевич белән күрештеләр һәм бакчасын кышкыга әзерләргә булыштылар. "Безнең волонтерлык эше моның белән генә төгәлләнми, ә башлана гына", - дип сөйлиләр балалар.