Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аксубай буйлап автобус “атлап” йөрде

Сентябрьнең соңгы атнасы балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау атнасы буларак истә калды. Аның кысаларында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында укучылар һәм нәниләр белән әңгәмәләр алып барылды, ата-аналар җыелышлары үтте, имин юл хәрәкәте почмакларындагы мәгълүматлар яңартылды. Балаларны һәм укучыларны утны кире кайтара торган элементлардан дөрес файдаланырга өйрәттеләр. 3 нче мәктәп һәм Иске Ильдеряк...

Сентябрьнең соңгы атнасы балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау атнасы буларак истә калды.

Аның кысаларында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында укучылар һәм нәниләр белән әңгәмәләр алып барылды, ата-аналар җыелышлары үтте, имин юл хәрәкәте почмакларындагы мәгълүматлар яңартылды. Балаларны һәм укучыларны утны кире кайтара торган элементлардан дөрес файдаланырга өйрәттеләр.

3 нче мәктәп һәм Иске Ильдеряк урта мәктәбенең яшь юл инспекторлары "Яктырып тор" һәм "Күренеп тор" акцияләре үткәрделәр, җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә буклетлар һәм утны кире кайтаргыч элементлар тараттылар. 3 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары ЮХИДИ бүлеге инспекторлары белән берлектә "Атлап йөрүче автобус" акциясен үткәрделәр.

Алар Аксубай урамнары буйлап йөреп, юл билгеләрен, ничек итеп юлны аркылы чыгу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев