Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Фәннәр йортында чыгыш ясадылар
Аксубайның "Сәләт" клубы активистлары "Фәнсар" фәнни белем бирү базасында үткән "Әнвәр Хәйри укулары" фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Сүз уңаеннан, безнең районнан барган балалар мәктәп укучылары буынының бердәнбер вәкилләре иде. Калган катнашучылар - җирле галимнәр, журналистлар. Конференция Әнвәр Хәйринең кызы - халыкара бәйгеләр лауреаты, республиканың атказанган артисткасы Айгөл Хәйруллина чыгышы белән ачылды....
-
Театр хакимлегендә
Аксубай укучысы VIII Халыкара театр бәйгесендә җиңү яулады. 2 нче мәктәптән Алия Сөләйманова VIII Халыкара театр бәйгесе кысаларында үткән "Ул кабызган утлар" гала-концертта катнашты. Ул күренекле драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 129 еллыгына һәм Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының 110 еллыгына багышланды. Алия "Җырлы мизгел"...
-
Уен аша һөнәр өйрәнү
Мәшгульлек үзәге "Агрокласс" проекты кысаларында Казан шәһәренең һөнәрләр нигезләренә өйрәтүче "Аҗаган " балалар үзәгенә экскурсия оештырды. Үзәк хезмәткәрләре укучылар белән "Һөнәрләр лабораториясе" уенын үткәрделәр. Балалар "Фән", "Космос", "Яклау", "Сәләтләр", "Иминлек", "Сәнгать" лабораторияләрендә булдылар. Кыш бабай белән очраштылар, төрле уеннар уйнадылар һәм викториналарда катнаштылар. Экскурсия азагында укучылар белән атаклы академик методикасы...
-
Ачык дәрестә – 3 мең укучы
Аксубай ВИЧ/СПИДка каршы бөтенроссия акциясенә кушылды. 2 декабрьдә бөтен мәктәпләрдә дә "Белем - җаваплылык - сәламәтлек" ВИЧ/СПИДка каршы балалар һәм яшьләр мәгълүмат бирү буенча бердәм хезмәт көне" Бөтенроссия ачык дәресе трансляцияләнде. Дәрестән соң фикер алышулар оештырылды, сәламәт яшәү рәвешен ничек яхшырак оештыру һәм тискәре гадәтләрдән арыну турында тәкъдимнәр язып алынды....
-
Яшь сәләтләрне билгеләделәр
Казанда "Иделем акчарлагы" яшь язучылар бәйгесенең соңгы XVI этабы үтте. Жюри әгъзалары арасында - атаклы язучылар, Татарстанның атказанган эшлеклеләре. Алар Аксубай районының яшь сәләтләре эшләрен дә билгеләп үттеләр. "Драма" номинациясендә Яңа Ибрай авылыннан Рузилә Әмирова өченче урынны яулады. "Балалар әдәбияты" номинациясендә Иске Кыязлы авылыннан Диләрә Сөләйманова өченче урынны алды, Карасу...
-
Сәламәтлекне хуплаган семинар
Иске Ибрай мәктәбендә тәрбия дәресләре буенча директор урынбасарлары һәм педагог-оештыручыларның семинары булып үтте. Җирле укытучылар сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда ГТО спорт күнегүләрен тормышка ашыру, социаль-психологик тестлаштыру буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Укучы-спортчылар кунакларны гаҗәеп тамашалар белән каршы алдылар. Аннары педагоглар төркемләп сыйныфларга һәм түгәрәкләргә гамәли дәресләргә таралыштылар. Искеибрайлылар сыйныфтан тыш...
-
Форумда чыгыш ясадылар
Безнең балалар мәктәп укучылары һәм студентлар арасында үткәрелгән республикадагы ике дәүләт телен камил белү буенча Бөтенроссия олимпиаданың төбәк этабында призер булдылар. 2016 елның 18 ноябрендә Казан федераль университетының филология һәм мәдәниара аралашу Институты базасында "Күптеллелек шартларында туган телне саклау һәм үстерү проблемалары һәм перспективалары" темасына V Халыкара фәнни-гамәли форум үткәрелде....
-
Бозда куркынычлылык хакында
"Бозда сак булам" балалар рәсемнәре Республика бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә районның төрле мәктәпләреннән күп санлы эшләр кабул ителде. Иң-иңнәрне ачыклау җиңел булмады, әлбәттә. "Кышын сулыкларда боларны эшләргә ярамый" номинациясендә беренче урынны Аксубайның 3 нче мәктәбеннән Алисә Серкова яулады. "Кышкы бозда килеп чыккан бәхетсезлек очракларында...
-
Профилактика өчен
Аксубай "Стоп ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Шул көннәрдә Аксубай лицее укучылары өчен профилактикалау чаралары үткәрелде. Аның максаты - яшьләр арасында үзеңне имин тоту культурасын формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, наркомания һәм тәмәке тартуны профилактикалау. Җәмәгать тәрбиячесе Әхтәм Сөләйманов укучыларга лекция укыды һәм профилактик кинофильм күрсәтте.
-
Акыл иясенең юбилеенда
Аксубайның 3 нче мәктәбендә Михаил Ломоносовның тууына 305 ел тулуны әдәби-танып белү кичәсе белән билгеләп үттеләр. Кипапханәче Фәридә Фәизованың галимнең Россия фәненә керткән бәя биреп бетергесез өлеше турындагы чыгышыннан соң, балаларның әдәби-сәнгать композициясе башланды. Укучылар сәхнәдә аның яшь чагын уйнап күрсәттеләр, фикер иясенең биографиясен шигырь юллары тулыландырды. Валентина Селезнева Ломоносовның...
-
Иске ильдеряк мәктәбенә – 50 ел
Әлеге нисбәттән тантаналы чара укытучылар һәм укучылар әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды.
-
Хәлиткеч инша
Унберенче сыйныфны тәмамлаучы 147 укучы 7 декабрь көнне йомгаклау иншасы язачак. Инша язуда катнашуга гариза бирү 23 ноябрьдә тәмамлана. Инша язу кагыйдәләренә нигезләнеп, укучылар ике атна алдан гариза тапшырырга тиеш иде. Исегезгә төшерәбез, унберенче сыйныф укучыларына инша язу бердәм дәүләт имтиханнарына кертелүгә шартлы юллама булып тора. Нигезле сәбәп аркасында катнаша...
-
Укучылар белән очрашу
Балигъ булмаган балаларның закон бозуларын профилактикалау башлангыч стадиядә генә нәтиҗәгә китерә. Балигъ булмаганнар эшләре буенча җитәкче белгеч Әхтәм Сөләйманов һәм ПДН инспекторы, полиция майоры Ләйлә Раузетдинова 3 мәктәпнең 6 сыйныф укучылары белән очраштылар. Әхтәм Гарәфетдин улы Җинаять кодексындагы талау, тәнгә җәрәхәтләр салу гамәлләре өчен каралган маддәләрне аңлатып үтте. "Комендант сәгате"...
-
Мәктәптә әниләр көне
Аксубайда Әниләр көне уңаеннан үткәрелә торган чаралар башланды. 1998 елда безнең илдә Әниләр көне бәйрәменә нигез салынды. Ноябрь аеның һәр соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган бәйрәм әниләрне котлауга багышланган. Бу бәйрәм -әниләргә ярату хисләрен тагын бер кат җиткерү өчен яхшы сәбәп. Аларга багышлап язылган җырлар һәм шигырьләр күптән яңгырый инде....
-
СПИДка каршы дәрес
"Белем - җаваплылык - сәламәтлек" ВИЧ/СПИДка каршы балаларны һәм яшьләрне хәбәрдар итү буенча бердәм дәресләр көне" Бөтенроссия ачык дәрес ВИЧ-инфекциягә каршы көрәш буенча II Бөтенроссия акциясенең башлангыч чарасы булып торачак. Ул 1 декабрьдә "Студентлар - балаларга" форматында уза. Россия өчен дөресләр башлануның бердәм вакыты - Мәскәү вакыты белән 13.00 сәгатьтә....