Иске ильдеряк мәктәбенә – 50 ел
Әлеге нисбәттән тантаналы чара укытучылар һәм укучылар әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды.
Бәйрәмгә мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар җыелды. Алар яшәгән төбәкләрне санап китү мөмкин түгел, язмыш аларны кая гына ташламаган. Чыгарылыш укучыларының нинди һөнәр ияләре булуларын да әйтеп бетерерлек түгел. Болар - министрлар, төзүчеләр, хәрбиләр, мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, табибләр, инженерлар, ЭЭМ, МЧС хезмәткәрләре, эшмәкәрләр һәм, әлбәттә инде, укытучылар.
Район башлыгы һәм мәгариф бүлеге исеменнән юбилей белән тәбрикләргә яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Станислав Зайцев (мәктәпнең элеккеге директоры), район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова, ЦРВ вәкилләре Фәрит Хуҗиәхмәтов, Николай Еграшкин килде. Алар мәктәпнең чәчәк атуын, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә озак еллар уңышлы эшләвен теләделәр. Лаеклы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.
Педагогик хезмәт ветераны Лидия Горбунова, мәктәп директоры Алексей Буинский, информатика укытучысы Алексей Маклаков район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ирина Прохоровага, физкультура укытучысы Владимир Альметкинга, химия укытучысы Людмила Глухаревага Башкарма комитет җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тарих укытучысы Светлана Альметкина, башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Карпова, оператор В.П.Пикмуллин мәгариф бүлеге Мактау кәгазьләренә лаек булдылар. Мәртәбәле кунаклар да бүләкләр белән килгәннәр.
Иске Ильдеряк урта мәктәбе 1966 елда ачыла. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе боерыгы белән яңа гына ачылган урта мәктәп директоры итеп Иван Миронкин билгеләнә. Ул район үзәге кешесе була, җиде еллык мәктәптә математика укыта. 1965 елда укыту бүлеге мөдире итеп раслыйлар. Гади укытучыдан директор дәрәҗәсенә күтәрелеп, беренче җитәкче - директор буларак Иске Ильдеряк мәктәбе тарихына кереп калды.
Җыелучылар якты дөньядан киткән педагогларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Ата-аналардан, мәктәпне тәмамлаучылардан һәм укучылардан педагоглар һәм тармак ветераннары адресына бик күп рәхмәт сүзләре һәм теләкләр яңгырады.
- Иске Ильдеряк урта мәктәбенең бүгенгесе - ул компьютерлар, ноутбуклар, интерактив такталар һәм мультимедияле җиһазлар белән тулыландырылган заманча сыйныфлар. БДИ нәтиҗәләре буенча гомумбелем бирү мәктәпләренең район һәм республика рейтингында безнең мәктәп беренче урынны алды. Әлеге нәтиҗәләргә без укытучыларның максатка юнәлешле һәм фидакарь хезмәте бәрабәренә ирештек, - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Алексей Буинский.
- Безнең коллектив капиталь ремонттан соң яңартылган мәктәптә тырышып хезмәт куя, - дип чыгыш ясады укытучылар исеменнән Наталья Горбунова. - Президентыбыз, район башлыгы Камил Гилманов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина, авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин, мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш укучылары булышлыгы белән мәктәп коллективы, ата-аналар һәм укытучылар өчен уңайлы шартлар тудырылды. Сезнең алда баш иябез, чиксез рәхмәт сезгә.
Тантанадан соң кунаклар музейны карадылар. Чара бәйрәм табыны артында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев