Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Фәннәр йортында чыгыш ясадылар

Аксубайның "Сәләт" клубы активистлары "Фәнсар" фәнни белем бирү базасында үткән "Әнвәр Хәйри укулары" фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Сүз уңаеннан, безнең районнан барган балалар мәктәп укучылары буынының бердәнбер вәкилләре иде. Калган катнашучылар - җирле галимнәр, журналистлар. Конференция Әнвәр Хәйринең кызы - халыкара бәйгеләр лауреаты, республиканың атказанган артисткасы Айгөл Хәйруллина чыгышы белән ачылды....

Аксубайның "Сәләт" клубы активистлары "Фәнсар" фәнни белем бирү базасында үткән "Әнвәр Хәйри укулары" фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.

Сүз уңаеннан, безнең районнан барган балалар мәктәп укучылары буынының бердәнбер вәкилләре иде. Калган катнашучылар - җирле галимнәр, журналистлар.

Конференция Әнвәр Хәйринең кызы - халыкара бәйгеләр лауреаты, республиканың атказанган артисткасы Айгөл Хәйруллина чыгышы белән ачылды.

Конференциягә Татарстан Фәннәр академиясе академигы Илдус Таһиров җитәкчелек итте. "Сәләт" проекты җитәкчесе, КФУ профессоры, ТФА академигы Җәүдәт Сөләйманов чараны оештыручы булды.

Безнең укучылар Фаил Галлямов, Камил Хәйруллин һәм Аксубайның "Сәләт" клубы җитәкчесе Ләйлә Моратшина "Әнвәр Хәйри - безнең якташ" чыгышын тәкъдим иттеләр.

Конференциянең икенче өлешендә "Сөләйман дөньясы" иҗат кичәсе үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев