Форумда чыгыш ясадылар
Безнең балалар мәктәп укучылары һәм студентлар арасында үткәрелгән республикадагы ике дәүләт телен камил белү буенча Бөтенроссия олимпиаданың төбәк этабында призер булдылар. 2016 елның 18 ноябрендә Казан федераль университетының филология һәм мәдәниара аралашу Институты базасында "Күптеллелек шартларында туган телне саклау һәм үстерү проблемалары һәм перспективалары" темасына V Халыкара фәнни-гамәли форум үткәрелде....
Безнең балалар мәктәп укучылары һәм студентлар арасында үткәрелгән республикадагы ике дәүләт телен камил белү буенча Бөтенроссия олимпиаданың төбәк этабында призер булдылар.
2016 елның 18 ноябрендә Казан федераль университетының филология һәм мәдәниара аралашу Институты базасында "Күптеллелек шартларында туган телне саклау һәм үстерү проблемалары һәм перспективалары" темасына V Халыкара фәнни-гамәли форум үткәрелде. Форумның пленар утырышында төбәк этабы җиңүчеләрен һәм призерларны бүләкләделәр. Иске Мокшино мәктәбе укучысы Регина Имаметдинова, Яңа Дума авылы мәктәбеннән Самат Зәйдуллин, Түбән Татар Майнасы авылы мәктәбеннән Сәгадәт Бәширова призер дипломнарын алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев