Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучылар белән очрашу

Балигъ булмаган балаларның закон бозуларын профилактикалау башлангыч стадиядә генә нәтиҗәгә китерә. Балигъ булмаганнар эшләре буенча җитәкче белгеч Әхтәм Сөләйманов һәм ПДН инспекторы, полиция майоры Ләйлә Раузетдинова 3 мәктәпнең 6 сыйныф укучылары белән очраштылар. Әхтәм Гарәфетдин улы Җинаять кодексындагы талау, тәнгә җәрәхәтләр салу гамәлләре өчен каралган маддәләрне аңлатып үтте. "Комендант сәгате"...

Балигъ булмаган балаларның закон бозуларын профилактикалау башлангыч стадиядә генә нәтиҗәгә китерә.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча җитәкче белгеч Әхтәм Сөләйманов һәм ПДН инспекторы, полиция майоры Ләйлә Раузетдинова 3 мәктәпнең 6 сыйныф укучылары белән очраштылар. Әхтәм Гарәфетдин улы Җинаять кодексындагы талау, тәнгә җәрәхәтләр салу гамәлләре өчен каралган маддәләрне аңлатып үтте. "Комендант сәгате" турында да искә төшерде. Балигъ булмаганнарның төнлә йөрүләре ата-аналарга 2 мең сум штраф салу белән тәмамланырга мөмкин. Балалар үзләре дә сораулар бирделәр. Аларны полиция хезмәткәре һәм офицеры булу кызыксындырды.

- Профилактикалауны яшьтән үк башлау авыр яшүсмерләрне дә яхшы якка үзгәртә, алар мәктәптә яхшырак укый башлыйлар, иҗади студияләрдә һәм түгәрәкләрдә үзләренең сәләтләрен ачалар, - ди тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев