Мәктәптә әниләр көне
Аксубайда Әниләр көне уңаеннан үткәрелә торган чаралар башланды. 1998 елда безнең илдә Әниләр көне бәйрәменә нигез салынды. Ноябрь аеның һәр соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган бәйрәм әниләрне котлауга багышланган. Бу бәйрәм -әниләргә ярату хисләрен тагын бер кат җиткерү өчен яхшы сәбәп. Аларга багышлап язылган җырлар һәм шигырьләр күптән яңгырый инде....
Аксубайда Әниләр көне уңаеннан үткәрелә торган чаралар башланды.
1998 елда безнең илдә Әниләр көне бәйрәменә нигез салынды. Ноябрь аеның һәр соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган бәйрәм әниләрне котлауга багышланган. Бу бәйрәм -әниләргә ярату хисләрен тагын бер кат җиткерү өчен яхшы сәбәп. Аларга багышлап язылган җырлар һәм шигырьләр күптән яңгырый инде.
Бу атнада мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында әниләр көненә багышланган чаралар үткәрелә башлады. Балалар әниләренә төрле чыгышлар һәм кулдан ясалган әйберләр бүләк итәләр.
3 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары да бу бәйрәмнән читтә калмадылар. Укучылар шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, биеделәр, әкияти тамашалар күрсәттеләр, бәйрәмгә килгән әниләргә бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм азагында сыйныф җитәкчесе Татьяна Шулаева чыгыш ясады. Ул бу датаның мөһимлеген билгеләп үтте һәм барысын да әти-әниләрне сакларга чакырды.
Якшәмбе көнне аксубайлыларны Балалар сәнгать мәктәбе укучылары әзерләгән концерт программасы көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев