Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тукландыруны оештырудагы үзгәрешләр
Яңа елда мәктәп укучыларының әти-әниләрен кайбер яңалыклар көтә. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе укучыларының әти-әниләре гыйнвардан мәктәп ашханәләренә туклану өчен түләүләрне банк системасы аша күчерәчәк. Төгәлрәк әйткәндә, ата-аналар график буенча (айның 15-20 нче числоларында) акчаны мәктәпнең махсус счетына күчерә торган булалар. Киләсе уку елы башланганчыга кадәр районның барлык гомуми белем бирү...
-
Елдан-ел матурая бара
Аксубай универсаль технологияләр техникумы яңа елга бизәлешне кабаттан яңартты. Күптән түгел аны тәкъдир итүгә килгән җитәкчеләр, техникум биналарны яңа елга бизәүдә алдынгылыкны били, дип билгеләп үтеп, АТУТ җитәкчесе эшенә югары бәя бирделәр. "Боларның барысы да халык, безнең балаларыбыз, кунаклар өчен эшләнә, алар районда булганнан соң, Аксубайның танымаслык булып үзгәрүен һәрдаим...
-
2016 ел нинди вакыйгалар белән истә калды? Мәгариф
Районда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшли, гомуми белем бирү оешмаларында 3200дән артык бала белем ала. Шулай ук милли белем бирү учреждениеләре дә сакланып килә, шул исәптән чуаш телен өйрәнү дә. Чыгарылыш укучыларыбыз имтиханнарын яхшы тапшыралар, инглиз теле, география буенча нәтиҗәләр республиканыкыннан да югарырак хәтта. Шунысы сөенечле, бүген Аксубайны, балаларның уңышлары...
-
Файдалы семинар
"Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячеләре район семинарында искиткеч ачык дәрес күрсәттеләр. Семинар баланы уңышлы шәхес итеп үстерү шартлары буларак мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең белем бирү эшчәнлеген проектлаштыру буенча үтте. Анда балалар бакчалары педагоглары, өлкән тәрбиячеләр, мәгариф бүлеге белгечләре һәм методистлары катнашты. "Салават күпере" балалар бакчасы ФГОСны гамәлгә ашыру буенча база...
-
Иң яхшы инновацион идеяләр тәкъдим итүче укытучы
"Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея" XII Республика бәйгесеннән Аксубай укытучысы Геннадий Горбунов җиңүче дипломы белән кайтты.
-
Беренче җиңү
Аксубай укучылары республика олимпиадасыннан тәүге бүләкләр алып кайттылар. Күптән түгел чуаш теле буенча республика олимпиадасының төгәлләү этабы узды. Савгач мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Павел Васиков - җиңүче, шул ук мәктәптән 11 сыйныф укучысы Альбина Никифорова призер булдылар. Олимпиада катнашучыларын чуаш теле һәм әдәбияты укытучылары Галина Николаевна Максимова һәм Татьяна Петровна...
-
Яшьләр коррупциягә каршы
Халыкара коррупциягә каршы көндә Иске Ильдеряк мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары арасында Вероника Ижутова "Яшьләр ришвәтчелеккә каршы!" класс сәгате оештырды. Укучылар коррупция нәтиҗәләре, Россиядә һәм чит илләрдә аңа каршы көрәш алымнары турында мини проектлар тәкъдим иттеләр. Шулай ук коррупциягә каршы сәясәт буенча төрле хәлләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балалар әлеге тема буенча актив...
-
Хокук белгечләре
Аксубай укучылары хокук буенча үткәрелгән V республика турнирында катнаштылар. Ул Республиканың "Дуслык" белем бирү үзәгендә үтте. Аксубайны тәкъдим иткән "Аксу" командасы составындагы 2 нче мәктәп укучылары Ләйсән Гилманова, Никита Убейкин һәм Диләрә Сорурова дебатлардан тыш, хокук квестында, "Закон чыгару инициативасы" эшлекле уенда һәм тарихи викторинада катнаштылар. Укытучы-остазлар турнир барышында методик...
-
Һөнәр дәресләре
"Агрокласс" тренингында алган тәҗрибәләрен район педагоглары үз эшләрендә куллануга керештеләр. Исегезгә төшерәбез, Мәшгульлек үзәге, яшьләр аграр берләшмәсе һәм мәгариф бүлеге һөнәри яраклашу эше кураторлары белән берлектә, октябрь аенда семинар-тренинг үткәрделәр. Аксубай 2 нче мәктәбенең 4 нче сыйныф укучыларына Гөлнара Аюханова авыл һөнәрләренә ихтирамлы караш турында сөйләде. 3 нче мәктәпнең педагог-психологы...
-
Илнең иң акыллы укучылары арасында
3 нче Аксубай мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ксения Павлова Беренче каналдагы "Умники и умницы" интеллектуаль телетапшыруда катнашты.
-
Психология укучылар күзлегеннән
Аксубайда психология буенча I фәнни-гамәли конференция булып үтте. Конференцияне Аксубайның 2 нче мәктәбендә оештырдылар. Ул күренекле Россия психологы А.С. Выготскийның тууына 120 ел тулуга багышланды. Конференция эшендә 13 мәктәптән 21 укучы катнашты. Конференцияне мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина ачты. Ул чараның билгеләнешен ассызыклады. Психологик белемнәрнең һәр укучы тормышында мөһим урын...
-
Иң мөһиме – адреслылык һәм иминлек
Бу юлы кышкы каникуллар 26 декабрьдән башланып 8 гыйнварьга кадәр дәвам итәчәк. Балаларны күпсанлы чаралар көтә. 26 декабрьдән балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә яңа ел чаралары, бал-маскарадлар башлана. 25 декабрьдә Аксубайдан укуда, спортта, җәмәгать эшчәнлегендә аерылып торган 30 укучы Президент чыршысына барачак. ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министры Владимир Леонов...
-
Мәктәп автобусы килде
Бу атнада Ерепкино авылы халкы өчен куанычлы вакыйга булды. 7 декабрь көнне бу авыл балалары артыннан беренче тапкыр мәктәп автобусы килде. Беренче көнне мәктәп автобусына утырып Яңа Тимошкино мәктәбе директоры һәм аның урынбасары да килде. Бу - авыл халкы өчен шатлыклы вакыйга. Чөнки Ерепкино авылыннан Яңа Тимошкино авылына кадәр 8...
-
Лаеклы стипендия
Аксубай талибәсе Президент стипендиясенә лаек булды. Татарстан Республикасы Президенты әмере белән яхшы укыганы, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында җиңүләргә ирешкәне һәм призлы урыннарны яулаганы өчен Аксубай универсаль технологияләр техникумында белем алучы Гөлшат Сәгыйровага махсус дәүләт стипендиясе билгеләнде. Гөлшат "Тармаклар буенча коммерция" белгечлеге буенча өченче курста белем ала. Өстәвенә яхшы билгеләргә...
-
Тормышка хокук
Шундый исем белән Аксубай балалар китапханәсендә инвалидлар Ункөнлегендә әхлак дәресе үткәрделәр. Аның максаты - укучылар игътибарын инвалид кешеләр проблемаларына юнәлтү. Дәрескә район мәктәбе укучылары, Гаилә китапханәсе мөдире Людмила Никонова, ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова чакырылды. - Декабрь башында үзенчәлекле дата - рухи яктан көчле, язмыш сынауларына...