Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Акыл иясенең юбилеенда

Аксубайның 3 нче мәктәбендә Михаил Ломоносовның тууына 305 ел тулуны әдәби-танып белү кичәсе белән билгеләп үттеләр. Кипапханәче Фәридә Фәизованың галимнең Россия фәненә керткән бәя биреп бетергесез өлеше турындагы чыгышыннан соң, балаларның әдәби-сәнгать композициясе башланды. Укучылар сәхнәдә аның яшь чагын уйнап күрсәттеләр, фикер иясенең биографиясен шигырь юллары тулыландырды. Валентина Селезнева Ломоносовның...

Аксубайның 3 нче мәктәбендә Михаил Ломоносовның тууына 305 ел тулуны әдәби-танып белү кичәсе белән билгеләп үттеләр.

Кипапханәче Фәридә Фәизованың галимнең Россия фәненә керткән бәя биреп бетергесез өлеше турындагы чыгышыннан соң, балаларның әдәби-сәнгать композициясе башланды. Укучылар сәхнәдә аның яшь чагын уйнап күрсәттеләр, фикер иясенең биографиясен шигырь юллары тулыландырды.

Валентина Селезнева Ломоносовның тел белеменә һәм әдәбияткә керткән өлеше турында бәян итте. Укытучылар Наталья Купорова, Зинаида Козлова һәм Елена Селиванова - галимнең физика, астрономия, химия һәм рәсем сәнгатендәге казанышлары турында сөйләделәр.

Чара соңында мәктәп укучыларының "Фән адымнары" бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә Маша Капитонова - беренче, Диана Аюпова - икенче һәм Алмаз Моратшин өченче урыннарны яуладылар. Алар Дипломнар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр. Калган катнашучыларга да шулай ук призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев